Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

"Йолдызлык" концерты - күзгә яшьләр килде!..

Үзебезнекеләр чыгышы өчен оялган вакыт, балаларны кызган вакыт та булды.

"Йолдызлык" фестиваленең зона ярышы Әтнәдә узган елны исегезгә төшерегез әле. "Безнеке бит болар...", дип соклана торган чыгышларны үзебез дә күрмәдек. "Нишләгән бу Әтнә?" дип сораучыларның җавапларына сүз таба алмадык.

Сәхнәдән район башлыгы бүләк өләшә, тик Әтнә балалары юк, күңелләре булсын инде дип билгеләгән берничә чыгыштан кала юк. Районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов нинди хисләр кичергәндер, бу бүләкләү тантанасы үзәкне өзде... - болай булырга тиеш түгел иде.

Ник безнекеләр юк? Соңыннан бу сорауга җавапны бергәләп эзләдек. Күңелне азрак тынычландырганы, сәнгать мәктәбе җитәкчесе Алия Абдуллинаның декретка китүе белән бәйле булды. Чыгар, Алла боерса, оештырыр, күтәрер, бу күренеш вакытлы гынадыр дип яхшыга өметләндек.

Аллага шөкер, шулай булды. Алиябез эшкә чыкты, район җитәкчеләренең, мәдәният, әти-әниләрнең зур көче, Әтнә театры коллективы белән бергәләп эшләү, театрга кайткан мәртәбәле белгечләр киңәше, өйрәтүе - барысы бергә кушылып, балаларыбыз, сәнгать мәктәбе укучыларының үз тырышлыклары, теләкләре зур булу яңа үрләр алдына китерде...  инде аларны яулыйсы гына калды.

Кичә булган "Созвездие-Йолдызлык"ның гала-концерты әнә шулай нәтиҗә чыгартып,  күзгә яшьләр дә китерде. Бер сулышта, тын алмыйча карадык ике сәгатьтән артык барган концертны.

"Я, Хода, безнекеләр бит бу балалар",  дип сокландык. Ул уңай энергетика, ул осталык, ул тирәнлек... бербөтен сәнгать күрсәтә алдылар алар, бер генә читтән килгән артист та бу кичерешләрне бирә алмый. "Ух", "Ах" белән тынсыз иттеләр. Рәхәтләнеп, сокланып карадык. Хәтта сәхнәгә менгән, шушы сайлап алу турын караган, бәяләгән Татарстанның халык артисты Равил Харисов та "Татарстанның иң яхшы чыгышлары, иң якты йолдызлары бүген Әтнә сәхнәсендә. Мин сокланам бу балаларга, алар әле үзләренең киләчәктә Татарстанны данлый торган артистлар буласыларын белмиләр, тик бу шулай. Кайсыгыз сокланмый бу чыгышларга, сәхнәдән килгән энергетиканы сизәсезме...", - дип чыгыш ясады. 

Шул энергетика тәэсирендә үзе дә җырларын бүләк итте. Бик матур чара булды.

   Ә бүләкләү өлешләре искитмәле. Йолдызчыклар өләштеләр сәхнәдән. Ахырдан йомгаклап чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов та соклануын яшермәде. "Бүген бәйрәм ясаган бу балалар 16-17 мартта Кукмарада узасы зона ярышыннан да җиңүләр яулап кайтырлар дип ышаныйк, аларга уңышлар телик", дип, чыгышларны әзерләгән укытучылар, әти-әниләргә, балаларның үзләренә зур рәхмәт хисләрен белдерде.

"Иң-иңнәре" - "Ал чәчәк" бию төркеме белән Әтнә техникумы бию төркеме "Импульс"ны алкышларга күмдек.

( бу рәвешле куйган өчен гафу үтенәм)

Ә куандырганы: калган бию төркемнәренең чыгышлары, алар бик күп, әллә ни аерылмый осталыклары буенча, бер дигән итеп бииләр. Җырчыларыбыз, сөйләүчеләребез дә сөбханалла икән безнең.

Иң мөһиме, киемнәре күз явын ала. Кыскасы, бу бербөтенлек үз эшен эшләми калмас. Йолдызларыбыз республика күгендә дә балкырлар, дип ышаныйк.

Яңа үрләр Сезгә, йолдызчыкларыбыз, сәнгать мәктәбе  коллективы укытучылары. Горурланасы, сокланасы көннәребез алда булсын. Мин бик ошаттым бу концертны. Горурланып утырдым, шул кичерешләр белән йөреш әле

Бер дигән бәйрәм ясадыгыз. Рәхмәт Сезгә!

Бу телефонга төшергән  фотолар гына. Тулы фотоларны соңрак куярбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев