Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Бетчәләрне, җыерчыкларны һәм сипкелләрне бетерү өчен, карлыганнан битлек рецептлары

Карлыган – майлы, ялкынсынулар барлыкка килә торган бит тиресен тәрбияләү өчен яхшы чара. Ләкин, дөрес кулланган очракта, коры тире өчен дә файдасы була. Бу турыда киңәшләр сайтларында язылган.

Карлыган аскорбин һәм фолий кислотасына, А һәм Н витаминына, азык җепселләренә, тимер, магний, калий кебек микроэлементларга бай. Карлыганнан ясалган битлекләр бит тиресе өчен чын мәгънәсендә витамин «заряды» була, тирегә тонус бирә, сафландырып җибәрә.

Карлыгандагы С витамины антиоксидант үзлеккә ия. Ул ялкынсынуны бетерергә, ирекле радикалларны чыгарырга ярдәм итә, шуның хисабына тиренең сыгылмалылыгы, тыгызлыгы арта.

А витамины зарарланган күзәнәкләрне регенерацияләүдә катнаша. Бит тиресе тигезләнә, йомшак һәм шома була, бетчәләр (прыщи) һәм ялкынсынулар бетә.

Фолий кислотасы тирене тирә-юньдәге тискәре факторлардан – салкыннан, ультрашәмәхә нурланыштан саклый.

Карлыгандагы органик кислоталар тирене чистарта һәм аның өслегендәге бактерияләрне бетерергә ярдәм итә.

Карлыганлы маскаларны җәй көне, бу җимеш өлгергән вакытта ясау хәерле. Ә кышын да куллану өчен, карлыганны катырып куярга була. Өйдә битлекләр ясау өчен кара карлыган да, кызылы да кулланыла. Кызыл карлыган – бетчәләрдән арынырга һәм майлы тирене бераз «корытырга» ярдәм итә. Ә кара карлыган агарту үзлегенә ия һәм коры тирене тәрбияләү өчен яхшы.

Карлыган составында кислоталар күп булгач, ул сизгер тире өчен агрессив булырга да мөмкин. Шулай да, әгәр тирегез артык сизгер түгел икән, барыбер, кулланыр алдыннан аллергиягә экспресс-тест ясагыз. Әзерләнгән катнашманы терсәк бөгелә торган урынга яки беләзеккә сөртеп, 1 сәгатькә калдырырга кирәк, соңыннан су белән юып алыгыз. Әгәр тире кычытмый, ярсымый икән, бу катнашманы кулланырга була.

Карлыган бит тиресен бераз буярга мөмкин, шуңа күрә мондый битлекләрне 10-15 минуттан да артык тотарга ярамый.

Җиләктән ясалган битлекләрне еш ясау да киңәш ителми. Атнага 1 тапкыр ясау да җитә.

Бетчәләрдән арынырга, ялкынсынуны бетерергә ярдәм итә торган битлек

Бер стакан кызыл карлыган кирәк була. Җиләкләрнең согы чыгарлык итеп, изәргә кирәк. Барлыкка килгән массаны 1:1 хисабына газсыз минераль су белән бутагыз. Бу массаны сөзеп торасы түгел. Күз һәм ирен өчен тишемнәр калдырып киселгән марля кисәген шушы катнашмада чылатыгыз. Компрессны бит тиресенә куеп торырга кирәк.

Коры тире өчен битлек

2 аш кашыгы кара карлыган пюресын, 2 аш кашыгы зәйтүн маен һәм 1 аш кашыгы каймакны бутап биткә сөртергә кирәк. Мондый битлек коры тирене тукландыра, купшаклануны бетерә.

Җыерчыкларны тигезли торган битлек

1 аш кашыгы кызыл карлыган пюресы, 1 аш кашыгы кара карлыган пюресы һәм 1 аш кашыгы балны болгатып, юка итеп биткә сөртергә кирәк.

Майлы бит өчен

2 аш кашыгы кызыл карлыган пюресына 2 аш кашыгы бодай оны кушып, куе боткасыман масса ясарга кирәк. Соңыннан 1 чәй кашыгы зәйтүн мае өстәп, биткә юка гына итеп сөртергә.

Сипкелләрне, пигмент тапларны агарту өчен

Башта 1 аш кашыгы эремчекне изегез. Шуңа 1 аш кашыгы кара карлыган салып тагын бер кат әйбәтләп изеп болгатыгыз һәм 2 аш кашыгы бераз гына җылытылган сөт өстәгез. Массаны бик яхшылап болгатыгыз һәм биткә сөртегез.

Тире күзәнәкләрен чистарту өчен

2-3 аш кашыгы зәңгәрсу балчыкны (голубая глина) яңа сыгылган кызыл карлыган согы белән болгатыгыз. Паста сыман катнашма килеп чыгарга тиеш. Масканы юка гына итеп биткә сөртегез.

Җыерчыкларны һәм пигмент тапларны бетерү өчен

2-3 аш кашыгы эремчек, 1 аш кашыгы бал һәм 1 аш кашыгы кызыл карлыганны яхшылап изеп болгатыгыз. Җиңелчә массаж ясый-ясый, бу катнашманы биткә сөртергә кирәк. 10-15 минуттан соң салкынча су белән юып төшерергә.

Биттәге майлы ялтырауны бетерү һәм чистарту өчен

Башта бер кисәк кара ипине җылы сөттә бераз гына җебетегез. Ипинең йомшагы җебегәч, аны шул ук күләмдә кызыл карлыган пюресы белән бутагыз, паста сыман катнашма килеп чыгарга тиеш. Аннары аны биттән җылымса су белән юып төшерергә кирәк.

Катнаш тире өчен

1 аш кашыгы коры чүпрәне ¼ стакан яңа сыгылган кара карлыган согы белән болгатыгыз. Бу катнашманы чүпрә күпергәнче пар мунчасында кайнатыгыз. Аннары массага 2 аш кашыгы җылы сөт өстәгез. Әзрәк суынгач, биткә сөртергә була.

Әгәр бу битлекләрне ясаганда тирендә кычыту, кызышу сизәсез икән, битлекне шундук юып алырга кирәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев