Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

1 сентябрьдә мәктәп укучылары өчен классик линейка үтмәячәк

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 2021 елның 1 гыйнварына кадәр мәгариф оешмаларында массакүләм чаралар үткәрүне тыя.

1 сентябрьдә Белем көне уңаеннан үткәрелә торган мәктәп линейкалары быел Россиядә традицион форматта түгел, ә үзгәртелгән форматта узачак. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов видеоэлемтә режимында «пандемиянең беренче нәтиҗәләре: дөнья мәгариф системасы өчен чакырулар һәм яңа мөмкинлекләр» халыкара конференциясендә белдерде. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Роспотребнадзор таләпләре буенча белем бирү оешмаларында 2021 елның 1 гыйнварына кадәр массакүләм чаралар үткәрү тыела, дип искәртте. «Мәктәп мәгарифендә массакүләм чаралар каралмаган, әмма укыту каралган", - дип билгеләп үтте ул. «Бездә гадәттәгечә 1-нче сентябрьдә линейкалар уза. Аңлаешлы сәбәпләр аркасында без аларны бераз башка форматта уздырачакбыз. Ләкин укучылар мәктәпләргә килер, без бик ышанабыз, укытучылар мәктәпләргә килер һәм белем бирү процессы башланыр, әмма мәктәп укучылары һәм педагогларның куркынычсызлыгын һәм сәламәтлеген максималь дәрәҗәдә тәэмин итү өчен, авыруның нинди дә булса таралуына юл куймас өчен, билгеле бер таләпләр белән»,-дип өстәде Кравцов.

Чыганак https://www.tatar-inform.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев