Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

2021 елда Россия югары уку йортларына керү өчен кирәкле минималь баллар билгеле булды

Боерык проектын РФ Фән һәм югары белем министрлыгы бастырып чыгарган.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Абитуриентларга 2021 елда югары уку йортларына керү өчен кирәкле минималь баллар билгеле булды. Шул хактагы боерык проектын РФ Фән һәм югары белем министрлыгы бастырып чыгарган. Бу хакта «Известия» газетасы хәбәр итә.

«2021/2022 уку елында Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы карамагындагы белем бирү оешмаларында югары уку йортына кабул итү үткәрелә торган белгечлек яки әзерлек юнәлешенә тәңгәл килгән гомуми белем бирү предметлары буенча Бердәм дәүләт имтиханы балларының минималь күләме кушымта нигезендә билгеләнгән күрсәткечтән түбәнрәк булмаска тиеш», - диелә хокукый акт проектлары федераль порталында.

Әйтик, 2021 елда абитуриентлар, Россия югары уку йортларына керү өчен, рус теле, әдәбияты һәм географиядән ким дигәндә – 40; математика, физика, биология һәм химиядән – 39; җәмгыять белеменнән – 45, тарихтан – 35, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән – 44, чит телләрдән 30 балл җыярга тиеш.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/science/29-07-2020/2021-elda-rossiya-yugary-uku-yortlaryna-ker-chen-kir-kle-minimal-ballar-bilgele-buldy-5759897

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев