Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Коронавирус белән бәйле мәктәпкә үзгәрешләр кертелә

Яңа кагыйдәләрне үтәү өчен укучылар дәресләргә төрле вакытта килә алачак.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы аркасында кертелгән санитар кагыйдәләр гамәлдә булган шартларда мәктәпләрнең эшчәнлеге турында аңлатма бирде. Идарә башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Без дәресләрне төрле вакытта башларга тәкъдим итәбез: сыйныфларның бер өлеше — 8.00, икенчесе 8.15 сәгатьтә килә ала һ.б. Моны эшләп була. Температура үлчәү аркасында ишек төбендә балалар җыелмасын өчен, термометрияне сыйныфта да үткәрергә мөмкин. Моның өчен һәр класста ким дигәндә бер термометр булырга тиеш», — дип искәртте спикер. Авдонина ачыклык керткәнчә, рекреацияләрдә күп кеше җыелмасын өчен, укучылар тәнәфескә дә төрле вакытта чыга ала. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары билгеләп үткәнчә, мәктәпләр өчен санитар кагыйдәләр тәнәфесләр арасында өстәлләрне сөртүне күздә тота, идәннәрне исә дәресләрдән соң юарга мөмкин. Любовь Авдонина шулай ук Роспотребнадзорның уку процессына кысылмавын искәртте. Шунлыктан әгәр мәктәпкә дәресләрне ике атна көндез үткәреп, аннары шундый ук вакытка читтән торып белем бирүгә күчү уңайлы икән, моны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килештерү дә җитә.  Фото: Рамил Гали Чыганак: tatar-inform.tatar
Тулырак: http://saby-rt.ru/news/novosti/rospotrebnadzor-mktpt-koronaviruska-byle-kertelchk-zgreshlr-turynda-alatty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X