Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рәхмәт сезгә, укучылар!

Резеда Сафина, Бәрәскә урта мәктәбе укытучысы

Табигатьтә көз хакимлек итә. Сиздермичә генә сентябрь тәхетен октябрьгә тапшырды. Аның да бишенче көне җитте. Ә ул, йокысы туеп уянган сабый баладай, иртәдән елмаеп уянды.
Агачлар, бәйрәмгә  әзер­ләнгән көяз кызлар кебек, берсеннән-берсе матур күлмәк-бөр­кәнчекләр киеп, көзге кояш­ның җылы нурларында сал­мак кына сөйләшәләр. Яфраклар “Милләтләр кроссына” әзер­ләнгәндәй,  кырау төшкән юл­лар­дан ашыгып йөгерәләр.
Әкрен генә мәктәпкә атлыйм. Көндәлек мә­шә­кать­ләрне, өй­рәнәсе теманы, укучылар белән кабатлыйсы материалны уйлап, белем йортына килеп җиткәнемне сизми дә калганмын.
Ишекне ачып, эчкә узам. Анда... Бәйрәм көтә! Залда матур көй яңгырый. Мәктәпнең барлык укучылары вестибюльгә укытучы апа-абыйларын каршы алырга җыелганнар. Чәчәк бәйләмнәре алып, тере коридордан уку бүлмәләренә үтәбез. Котлау сүзләре язылган такталарны күргәч, нур өстенә нур өстәлде. Дәресләрне югары сыйныф укучылары үткәрделәр.
Көннең икенче яртысында мәктәп коллективы актлар залына җыелды.
Укучылар укытучылар өчен концерт-кичә әзерләгәннәр. Бәйрәм белән котлау, кызыклы сорауларга җавап  табу, мәктәп тормышыннан видеолар карау, төрле рольләргә кереп, караокега җырлау...
Һәрберсе ихлас һәм чын иде. Бәйрәм ахырында укучылар укытучыларга багышлап үзләре чыгарган җырны гитарада башкардылар.
  Ел саен төрле-төрле, кабатланмас, эчкерсез, чын күңелдән бәйрәм бүләк иткән  өчен рәхмәт сезгә, укучылар! Безгә күрсәткән ихтирамыгыз сезгә меңе белән кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев