Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әтнә районында 37 кеше рус теленнән Бердәм Дәүләт имтиханы тапшыра

Бүген, 6 июльдә, чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән имтихан бирә.

Мәгълүм булганча, быел БДИ коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә кичектерелде. Беренче имтиханны унберенчеләр 3 июльдә тапшырдылар. Бу рус әдәбияты һәм географи фәннәре иде.

Имтихан Олы Әтнә урта мәктәбендә уза.

Быелгы чыгарылыш укучылары өчен тагын бер үзенчәлек  - Бердәм дәүләт имтиханнарын ВУЗга керергә теләге булганнар гына тапшыра. Районда 37 укучы БДИ тапшырыра.

Рус теленнән БДИ 3,5 сәгать (210 минут) дәвам итәчәк. Имтихан эше ике өлештән тора, 27 биремне үз эченә ала (содержит).

Рус теленнән БДИ нәтиҗәләре теләсә кайсы вузга укырга кергәндә кирәк. Рус теле буенча ВУЗга узу өчен имтиханны ким дигәндә 36 баллга тапшыру зарур.

6 июльдә имтихан тапшыручылар аның нәтиҗәләрен 20 июльдән дә соңга калмыйча белә алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев