Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тәрбия сәгате: хәтерләүдән курыкма син... - "Бәби туе"

Күәм мәктәбенең күңелемдә үз урыны бар. Белем нигезләрен дә, тәрбия - әхлак дәресләрен дә миңа менә шушы мәктәп бирде.Укытучыларымның күбесе юк инде.

Күңелне сөендергәне: аларның эш үрнәген үзләренә өлге итеп алучылар бар. Мин үзем тәрбия сәгатьләрен көтеп ала идем. Чөнки анда төрле темаларга сөйләшеп була иде. Хәзер бармы ул тәрбия дәресләре? Хәбәрчебез Алия Садриевага әнә шундый сорау бирдем. Әллә сизеп бирдемме икән?!

- Бүген генә  ачык тәрбия сәгате уздырдым, Сүрия апа, белгән булсам чакыра идем.  Быел безнең тәрбия  темасы "Хәтерләүдән курыкма син, ил үткәнен онытма син! " дип атала. Шул уңайдан "Халкыбызның гореф-гадәтләре"дигән проект эшләре бирелде районнан. Мәктәптә җирәбә сикерткәннән соң, безнең сыйныфка "Бәби туе" эләкте. Сез сорагач кына, берәр матбугат хезмәткәрен чакырасым калган икән, бик матур үтте ",  дип уйлап куйдым менә. Башта гореф-гадәтләрне искә төшердек. Балаларга "Өегездә нинди гореф-гадәтләр саклана? Нинди тарихи ядкарьләр саклана әби-бабаларыгыздан калган дип, өй эше кушкан идем. Барысы әзерләп килгән. Башта аларның чыгышларын тыңладык. Гореф-гадәтләрне искә алдык та,  "Бәби туе" буенча сөйләштек. Бәби туе үз эченә исем кушу, чәч алу, бәби мунчасы,  бәби чәе табынын үткәрү, бишек җырларын өйрәнү, чәч кисү кебек йолаларны ала. Әлеге чарага кунак итеп,  Күәм авылы мулласы Ганиев Ленарны чакырдым. Аларның уллары безнең алтынчы сыйныфта укый. Хәзрәт ислам дине буенча исем кушу тәртибен, гакыйдә корбаны турында сөйләде. Безнең "Ак калфак" җәмгыяте ялгышмасам моннан өч еллар элек , Кадрия Идрисова "Тәрбия дәресләре" дигән бик матур чаралар оештырган иде. Безнең Әтнә театры  артистлары Марат Хәбибуллин, Фаяз Хөсәенов, Зөһрә Хөсәенова менә шул вакытта Бәби туе, чәч алу вакытларын бик матур итеп видеоларда күрсәттеләр. Менә шул видеоларны кулландым. Бу видеоларны ачык дәрестә катнашкан башлангыч сыйныф укучыларының, класс җитәкчеләренең дә күргәннәре  булмаган икән. Балалар да исе китеп карады. Безнең үзебезнең сыйныфта Дусымнан Суфия апа белән Зөфәр абый Галимуллиннарның оныклары укый. Суфия апаның әлбә пешерергә өйрәтүен, Лилиянең кечкенә баласын бишектә үстерүен белеп, аннан бишек җырларын видеога яздырып төштем. Менә шул видеоларны монтажлап күрсәттем.  Суфия апа укучы балаларга да, әлбә пешереп, күчтәнәчкә  тыгып җибәрде. Шул әлбәләрдән авыз иттердем. Бик матур килеп чыкты", - дип сөйли ана теле укытучы Алия  Садриева. 

Алия Садриева сөйләгәнен авыз ачып тыңладым да, рәхәт булып китте. 

Әле аларның бик матур чаралар үткәрәсе бар икән, анысын барып күрербез, Аллаһы боерса.

А.Садриева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев