Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

15 яшьлек кыз югалган

Кичә югалган яшүсмернең әнисе полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Казанда 15 яшьлек кыз бала югалган. Аны соңгы тапкыр кичә Жилплощадка тирәсендә күргәннәр. Бу турыда "Татар-информ"га Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

"15 яшьлек кыз бала кичә төш вакыты тирәсендә дус кызы белән аерылышкан. Алар Жилплощадка микрорайонында булган. Шуннан соң бу кызны күрүче юк. Яшүсмернең әнисе полициягә гариза белән мөрәҗәгать итте", - дип сөйләделәр полициядә.

Кайсыбер мәгълүматлар буенча, югалган кыз иптәшенә су коенырга барырга җыенуын әйткән. Ләкин бу мәгълүмат расланмаган.

Хәзер хокук саклау органнары баланы эзләү буенча оператив чаралар башкара. 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/18/188310/

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев