Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2019 елда иминият пенсиясе аена 5334,2 сум тәшкил итәчәк

Эшләмәүче пенсионерларга арткан иминият пенсияләрен түләү 4 гыйнвардан башланды.

2019 елда 7,05 процентлык индексация нәтиҗәсендә иминият пенсиясенең уртача күләме 5334, 2 сум тәшкил итәчәк. Бүген бу хакта Россия Пенсия фондының региональ бүлеге утырышында бүлек идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

“7,05 процентлык индексация нәтиҗәсендә 2019 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсиясенең теркәлгән түләү күләме 5334,2 сум тәшкил итәчәк. Эшләмәүче пенсионерларга арткан иминият пенсияләрен түләү, былтыргы кебек, 4 гыйнвардан башлана.

Иминият пенсияләренең индексация размеры һәр пенсионер өчен шәхси”, - диде Эдуард Вафин.

Ул үзгәрешләргә мисаллар да китерде.

“Әгәр дә кеше 15 мең сум пенсия алган булган икән, димәк, аның пенсиясе киләсе елда 16 меңнән күбрәк булачак. 10 мең алган кешенеке 705 сумга артачак”, - диде Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлек идарәчесе.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/28/178001/

Архив фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев