Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

25 сентябрь бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне

2020 елның 25 сентябрендә «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының ,Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча Бөтенроссия көне уздырыла.

Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, чараны ерак форматта (телефон элемтәсе аша гражданнарга консультация бирү) үткәрү планлаштырыла, республика районнарында һәм шәһәрләрендә эш көне дәвамында 8:00 дән 15:30 сәгатькә кадәр (Казан шәһәрендә 9:00 дән 16:30 сәгатькә кадәр), консультантларның сменалы составы белән төшке ашка тәнәфессез үткәрү планлаштырыла.


Пенсия фонды белгече Хәкимов Рафис Динис Улы  8:00 –09:30

Әтнә районы, (Олы Әтнә авылы, ур. Совет ур., 2-б)

Ихсанова Гөлнара Ренат Кызы  (84369)2-10-29

Суд приставы хезмәткәрләре  9:30-11:00;

 Нотариус Әхмәтбаев Дамир Галләметдин Улы  11:00-12:30

Әтнә бүлекчәсе җитәкчесе ТР БТИ РТ Хөсәенов Илфар Лимар Улы 12:30 – 14:00

Адвокат Новикова Ольга Александр Кызы 14:00-15:30


Татарстан Республикасы муниципаль районнарында беренчел хокукый консультация бирү дежур тору графигында күрсәтелгән җәмәгать кабул итү бүлмәләренең телефон номерлары буенча күрсәтелә.
Халыкка түләүсез юридик ярдәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы» РТ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре, Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге әгъзалары тарафыннан күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев