Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Агу-химикатлар зыян китермәсен дисәк - "Әтнә таңы"

Авыл хуҗалыгы шундый тармак инде ул-уңыш өчен ел буе эш алып барыла. Хәзерге вакытта хуҗалыклар көзге чәчү өчен чәчүлек орлыкларны агулау, минераль ашлама туплау белән мәшгүль. Ашламаларны химия продукциясе икәнен истән чыгармыйча, аларны тиешле дәрәҗәдә саклауны оештыру зарур. Беренче чиратта аларны поддоннарга урнаштыру, ашламаларның төренә карап, штабельләрнең биеклеген арттырмау кирәк....

Авыл хуҗалыгы шундый тармак инде ул-уңыш өчен ел буе эш алып барыла. Хәзерге вакытта хуҗалыклар көзге чәчү өчен чәчүлек орлыкларны агулау, минераль ашлама туплау белән мәшгүль.

Ашламаларны химия продукциясе икәнен истән чыгармыйча, аларны тиешле дәрәҗәдә саклауны оештыру зарур. Беренче чиратта аларны поддоннарга урнаштыру, ашламаларның төренә карап, штабельләрнең биеклеген арттырмау кирәк. Шулай ук ашламаларны санитария нормативларына һәм таләпләренә җавап бирерлек складларга урнаштыру зарур. Ул складларда орлык өчен салынган ашлык та, фураж максатында тупланган бөртек тә, техника да, төзелеш материаллары да булырга тиеш түгел.

Соңгы елларда хуҗалыклар ел дәвамында кайтарылган ашламаларны һәм химикатларны кулланып бетерергә тырышалар. Ләкин һава шартлары һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә кайбер химикатлар хуҗалык складларында кала. Шуны онытмаска иде-һәр төр химикатныңүзенең саклану температурасы бар. Әгәр артык салкында сакланса аларның тәэсире, нәтиҗәсе кими һәм аларны лабораториядә тикшермичә куллану рөхсәт ителми. Урыннардагы белгечләр югарыда әйтелгәннәрне истән чыгармасыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев