Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Алчәчәк" белән "Конфетки" сайлап алу турын узды

2019 елның 27-30 июнь көннәрендә Биләрдә «Сәләт» VIII Халыкара яшьләр мәгариф форумының икенче сменасы – "Arts Biler Forum"уза. Безнең биюче кызларыбыз да Биләргә барып җитте.

 Смена 12 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге сәләтле балаларны, талантлы яшьләрне һәм аларның музыка, бию һәм театр сәнгате өлкәсендәге остазларын ачыклау, тормышка ашыру һәм үстерү мәйданчыгы булачак.

- Әйбәт кенә барып урнаштык. "Конфетки" төркеменнән - 11 бала, "Алчәчәк" тән  - 24 биюче, барысы 35 бала «Сәләт» VIII Халыкара яшьләр мәгариф форумының икенче сменасы – "Arts Biler Forum"да катнаша. Барыбыз да исән-сау, балаларның кәефләре күтәренке, - ди сәнгать мәктәбе җитәкчесе Алия Абдуллина-Хәнәфиева.

 

    ARTS BILER FORUM-иҗади лаборатория кысаларында катнашучылар экспертлардан уникаль белемнәр һәм рекомендацияләр ала торган мөмкинлекләр киңлеге, үзләрен белем бирү һәм мәдәни программада күрсәтәләр, башка катнашучылар һәм экспертлар белән профессиональ мәдәни элемтәләр урнаштыралар, төрле юнәлешләр һәм жанрлар үзенчәлекләре, шулай ук алар сайлаган юнәлеш кысаларында яңа тенденцияләр белән танышалар, алга таба үсешкә этәргеч алалар.

Форумның төп максаты-сәләтле балаларны, талантлы яшьләрне һәм аларның остазларын ачыклау, тормышка ашыру һәм үстерү өчен платформа булдыру. Форум 3 этапта уза: 1 этап – «катнашу өчен гаризалар кабул итү»: 2 нче этап – «Читтән торып. Сайлап алу этабы» Менә хәзер чираттагы 3 этабы башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев