Әтнә таңы

"Аллаһы Тәгалә могҗизасы" бәйгесенә

Олы Әтнәдә яшәүче Наил Шаһиев турында белмәүчеләр сирәктер. Һава торышы, кошлар, хайваннар, гомумән, табигать - аның яраткан темалары. Яхшы хәтергә ия ул, өстәвенә һәрнәрсә белән кызыксына. "Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы" рубрикасы астында дөнья күргән "Уттан да кала икән" мәкаләсен укыган да, редакциягә үз хатирәләре белән уртаклашырга кергән. ...Олы Әтнәдәге 1931 елгы...

Олы Әтнәдә яшәүче Наил Шаһиев турында белмәүчеләр сирәктер. Һава торышы, кошлар, хайваннар, гомумән, табигать - аның яраткан темалары.

Реклама

Яхшы хәтергә ия ул, өстәвенә һәрнәрсә белән кызыксына. "Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы" рубрикасы астында дөнья күргән "Уттан да кала икән" мәкаләсен укыган да, редакциягә үз хатирәләре белән уртаклашырга кергән.

...Олы Әтнәдәге 1931 елгы коточкыч янгын вакытында Әтнә инешенең бер ягы тулысынча диярлек янып бетә. Ә менә мәчет утырып кала. Бу - могҗизаның башы гына әле. Совет хакимияте ныклап урнашкач, мәчетләргә каршы һөҗүм башлый. Шул чорда әлеге мәчетне сүтеп, безнең редакция каршына клуб итеп күчерәләр.

  • 1950-1960 елларда эзе югала. Сүтәләр һәм юк итәләр. Мәчет бинасының төгәл язмышын белүчеләр юк: бик күпләрдән сорап карадым, - ди ул.

Ә менә мәчетнең элекке нигезе белән бәйле хатирәләре гаять күп. 1940 елларда шул нигезгә бер гаилә килеп урнаша. Озак та узмый, бу йорт яна. Моның ике төрле сәбәбе булырга мөмкин дигән фикердә Наил абый. Беренчедән, мәчет - Аллаһы Тәгалә йорты. Күрәсең, заманында шул сәбәпле янмый калган. Әмма кемнәрдер шул ук нигезгә йорт салгач, күп еллар элек янмый калган бинага ут каба. Йорт янып көлгә оча. Икенчедән, мәчет торган нигезгә ниндидер бина салырга ярамый диләр. Янгын шул сәбәпле чыккан булырга мөмкин.Янгын гына түгел, мәчет нигезенә йорт, бина салучыларны теләсә-нинди куркыныч сагалый диләр...

Кыскасы, барысы да Аллаһы Тәгалә хикмәте. Динебез кушканнарга колак салып, Ул әйткәннәрне төгәл үтәргә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: