Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Андрей Кондратьев: Җиде көнлек тавыш бирү зур көч сорый торган марафон булды

«Республикада моңарчы күрелмәгән куркынычсызлык чаралары тәэмин ителде», — диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча җиде көнлек тавыш бирү зур көч сорый торган марафон булды. Бу хакта гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Тавыш бирүдә иҗтимагый активлык күзәтелде. Республикада моңарчы күрелмәгән куркынычсызлык чаралары тәэмин ителде. Бер атна эчендә барлык сайлау комиссияләренә 12 млн шәхси саклану чаралары китерелде. Участокларда 22 мең дезинфекцияле эшкәртү башкарылды. Тавышлар саналгач, безнең участоклар элекке тормышка әзерләнәчәк», — диде Андрей Кондратьев.

Бу көннәрдә ул гел Роспотребнадзор җитәкчесе Марина Патяшина белән элемтәдә булганын, аның искәрмәләренә колак салганын әйтте.

Андрей Кондратьев үзе өчен дулкынландыргыч көн булганын билгеләп узды. «Онытып, паспортны өстәлгә салганмын, аннары исемә төшеп, үзем ачтым. Улым да беренче тапкыр тавыш бирде, безнең гаиләдә бәйрәм», — диде.

«Участокларда эшләүчеләр гражданлык бурычын күрсәтте. Гаиләләре булса да, алар сайлау участокларында эшләделәр, тавыш бирү процессын тәэмин иттеләр. Шушы җиде көндә түзделәр, намус белән эшләделәр», — диде. Хокук саклау органнарына, медицина хезмәткәрләренә, журналистларга рәхмәтен җиткерде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/politics/01-07-2020/andrey-kondratiev-ide-k-nlek-tavysh-bir-zur-k-ch-soryy-torgan-marafon-buldy-5753743

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев