Авылда иң өлкәне
Ары авылында яшәүче Фарсина Гөлбикә әбигә 95 яшь тулды. Авылда иң өлкәне, иң ихтирамлысы, мөлаем һәм "ак әби" ул безнең өчен.
Гөлбикә әбине котларга балалары, оныклары , якыннары, туганнары, күршеләре килгән. Юбилярны котларга шулай ук Күлле Киме ветераннар советы рәисе Сабирова Саимә Әхәт кызы, җирле үзидәрә сәркатибе Садыйкова Ясминә Әдһәм кызы, Күлле Киме авыл җирлеге рәисе Гәрәев Хәмит Хәйдәр улы да килде. Кунакларыбыз Гөлбикә әбине туган көне белән котлап, үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр... Без дә аны туган көне белән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, аяз күк йөзе, балаларының, оныкларының, оныкчыкларының игелеген күреп, Ходай биргән гомерне яшәвен телибез.
Туган көннәрегез мөбарәк булсын, Гөлбикә әби!
Ары мәдәният йорты.
Йөзгә кадәр җит әле.
Авылда иң өлкәне -
Гөлбикә апа безнең.
95 кат каршылый ул,
Үзенең гомер көзен .
Туксан биш көз, туксан биш яз,
Туксан биш җәй, кышы да
Кайгысы да, шатлыгы да
Барчасы да кушыла.
Егәрләгән корыч атны,
Иңләгән басуларны.
Сагынып искә ала бүген
Гөлбикә апа шуларны.
Кулларына күз тимәсен -
Бүген дә әле җитез.
Йөзьяшәр бул, Гөлбикә апа,
Тормышың булсын җитеш.
Оныкчыкның оныгын да
Язсын әле күрергә.
Иң кадерле әби булып
Туйларында йөрергә.
Миләүшә Вәлиева
Чыганак: Ислетарский Сельский-Дом-Культуры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев