23 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Татарстанда һава торышының кискен үзгәрүе көтелә
Синоптиклар Татарстанда һава торышында кискен үзгәрешләр булачагы хакында кисәтә. 23 гыйнварның 22:00 сәгатеннән 24 гыйнварның 18:00 сәгатенә кадәр республикада һава торышы начараюы көтелә. Бу вакыт аралыгында көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 16м/секундка җитүе, буран вакытында күз күременең 1000метрдан кимрәк булуы хәбәр ителә. Юлларда бозлавык һәм карт көртләре булу сәбәпле сак һәм...
-
Әтнәгә Диния нәзарәтенең Хаҗ бүлегеннән килделәр
- Җомга намазларында Хаҗ гамәле турында да сөйләгез, - дип мөрәҗәгать итте Диния нәзарәт вәкиле авыллардан килгән хәзрәтләргә.
-
Техникум студентлары тәмле пешерәләр
"Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы пешекчеләре имтиханны яңача бирәләр икән", - дигән хәбәрне ишеткәч үк шунда юл тоттык. Биредә уку йорты директоры урынбасары Резеда Мәсхүт кызы Гарипова каршы алды.
-
Күәм мәктәбендә чаңгы ярышы уздырдылар
Күәм урта мәктәбендә чаңгы ярышы үткәрделәр. "Имтиханнар бик мөһим, тик спортны да арткы планда калдырырга ярамый. Укучы балаларга хәрәкәт тә бик кирәк. "Шуны истә тотып мәктәпнең 5-11 сыйныф укучылары арасында чаңгы бәйгесе уздырдык", - ди директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Айсылу Гыйззәтова. Укучыларны яшь үзенчәлеге буенча төркемнәргә бүлеп, призлы урыннар...
-
Әтнәдә – карантин
17 гыйнварда гына "Татар-информ"агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина: "ОРВИ һәм грипп белән авырып, балалар бакчасына, я мәктәпкә укырга килмәгән балаларның санын күзәтергә кирәк, һәм әгәр дә авыручы балалар 20 проценттан артса, бакчада, мәктәптә, я...
-
Казан халкы яратып карады
Илдар абый Вәлиуллинның исеме бу арада бик популяр. Социаль челтәрләрдә аның исеме юк-юкта гел очрап тора. Үзем генә дә байтак яздым. Бүген Казанда яшәүче якташыбыз, авылдашыбыз Азат Фазылҗанов 17-19 гыйнварда Казанда узган күргәзмәнең фотоларын җибәргән. "Ике йөзләп кеше карады Илдар абыйның картиналарын, бик яратып, тәэсирләнеп киттеләр. Авыл җирендә шулай итеп...
-
Әтнә хоккейчылары - 4 урында
Бәрәскә мәктәбе директоры Рафис Фатыхов белән мәктәптә булган соңгы яңалыклар буенча сөйләштек.
-
Авылда иң өлкәне
Ары авылында яшәүче Фарсина Гөлбикә әбигә 95 яшь тулды. Авылда иң өлкәне, иң ихтирамлысы, мөлаем һәм "ак әби" ул безнең өчен.
-
Тикшерү комитеты вәкиле халык кабул итә
Агымдагы елның 25 гыйнварында Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары, юстиция полковнигы Залялиев Руслан Хасанович тарафыннан түбәндәге адрес буенча гражданнарны кабул итү уздырыла: Арча шәһәре, Галактионов урамы, 3 йорт. 8(84366)30263, 8(843)2217414 телефоннары аша алдан язылырга мөмкин.
-
Татарстанга Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы рәисе килә
"Татар-информ" мәгълүматларына караганда, Мәскәүдә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин очрашты. Алар Россия Парламенты җитәкчесенең Татарстанга визиты буенча сөйләшеп килештеләр. Очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин Дәүсовет эшчәнлеге, республикадан сайланган Дума депутатлары белән үзара хезмәттәшлек турында сүз булды. Шул ук вакытта Татарстан Дәүсоветыннан, Идел буе округындагы башка...
-
Шәймиев - Россиядә киңәшче
Бу хакта Россия Президенты хакимияте башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко игълан иткән. Иҗтимагый башлангычларда аның киңәшчеләре итеп 11 кеше билгеләнгән. Алар арасында Минтимер Шәймиев тә бар. Киңәшчеләр 2018 елгы Президент сайлаулары буенча кампания барышы белән шөгыльләнәчәк. https://realnoevremya.ru/ Чыганак: www.almet-rt.ru