Әтнәгә Диния нәзарәтенең Хаҗ бүлегеннән килделәр
- Җомга намазларында Хаҗ гамәле турында да сөйләгез, - дип мөрәҗәгать итте Диния нәзарәт вәкиле авыллардан килгән хәзрәтләргә.
Хаҗ кылу - Ислам динендә үтәргә тиешле биш багананың берсе. Татарстаннан ел саен рәсми квота буенча 1200 кеше Хаҗ сәфәре кылып кайта. Бу нисбәттән Диния назәраттә махсусПрограммалар гамәлдә. Рөстәм хәзрәт Стандарт дигәнен телгә дә алып үтте. Эш шунда, бәясе чагыштырмача кыйммәтрәк булса да, барлык гамәлләрне дә тиешенчә кылу мөмкин. Ашау-эчү ягын да үзең кайгыртып йөрисе юк, ә монысы бик мөһим. Чөнки, ашау-эчү артыннан йөреп бик күп вакыт китә. Аннан соң, бу Программа белән килүчеләрне махсус вәкил - оештыручы алып йөри. Ул һәрнәрсәне белә, һәрберсеннән хәбәрдар, шул сәбәпле Хаҗга баручыга да гаять иркен - чакырган җиргә барып, куганыннан кайтып тик йөрисең...
Үзебезнең Олы Әтнә имамы Наил хәзрәт тә:
- Хаҗдаашау-эчү ягы бик мөһим, - дип билгеләде. - Гомереңдә бер тапкыр, ихлас гыйбадәт кылыйм дип барсаң, вакытның кысан булмавы кирәк. Арзанлы юл белән барсаң, гыйбадәткә вакыт бик калмый да, - диде.
Галимҗан хәзрәт әйтмешли, банклар кебек инде, бар ышанычлысы, бар тыштан ялтыраса да, эчтән калтырый торганнары. Кыскасы, аң булырга кирәк. Рубис хәзрәт тә үзенең Хаҗ кылырга бару тарихы беләзн таныштырды. Шул махсус Программа нигезендә барган ул.
-Аэропортка җыелгач ук, безгә тәрбия кыла башладылар. Очкычта да, анда барып төшкәч тә алып йөрделәр, ашханәдә дә вәгазь сөйләделәр, - диде. Аягын авырттырган, шундук тиешле ярдәм дә күрсәткәннәр.
Ахырдан кече Хаҗ кылу, аның тәртипләре, бару-кайту, анда әйберләр сатып алып кайту тәртипләре буенча да фикер алыштылар.
Очрашу шушы ук мәчеттә барысы бергә өйлә намазы уку белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев