Әтнәдә – карантин
17 гыйнварда гына "Татар-информ"агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина: "ОРВИ һәм грипп белән авырып, балалар бакчасына, я мәктәпкә укырга килмәгән балаларның санын күзәтергә кирәк, һәм әгәр дә авыручы балалар 20 проценттан артса, бакчада, мәктәптә, я...
17 гыйнварда гына "Татар-информ"агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина: "ОРВИ һәм грипп белән авырып, балалар бакчасына, я мәктәпкә укырга килмәгән балаларның санын күзәтергә кирәк, һәм әгәр дә авыручы балалар 20 проценттан артса, бакчада, мәктәптә, я аерым бер сыйныфта, уку эшчәнлеген 7 көнгә туктатып торырга кирәк. Моның бер куркынычы да юк, бу нәтиҗәле чара. Иң мөһиме - вәзгыятьнең кискенләшүенә караганда, вакытында аны күреп алу һәм чик кую", - дигән иде.
Әле ул вакытта Әтнә районында вирус ул дәрәҗәдә таралмаган һәм безне читләтеп үтәр кебек иде. Тик үтмәде. Районыбызда бүген ОРВИ белән авыручылар саны артканнан-арта бара, 23 гыйнварда гына хәле авыраеп район больницасына 13 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның җидесе - олы кешеләр, алтысы - балалар.
"Районыбыз мәктәпләрендәге иртәнге фильтрлар да мәктәп укучылары, балалар бакчаларына йөрүчеләр арасында авыртуның күпләп таралуын күрсәтә. Олы Әтнәнең кечкенәләр йөргән балалар бакчасында, сабыйларның күпләп авыруы сәбәпле, бер группасы Арча-Биектау "Роспотребнадзор" идарәсенең территориаль бүлеге карары белән 24 гыйнвардан -31 гыйнварга кадәр карантинга ябылды. Шулай ук 13 гыйнвардан бирле район үзәк больницасында да карантин игълан ителде. Сәламәтлегегезгә, янәшәдәгеләрегезгә игътибарлы булыгыз", - ди район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев