Казан халкы яратып карады
Илдар абый Вәлиуллинның исеме бу арада бик популяр. Социаль челтәрләрдә аның исеме юк-юкта гел очрап тора. Үзем генә дә байтак яздым. Бүген Казанда яшәүче якташыбыз, авылдашыбыз Азат Фазылҗанов 17-19 гыйнварда Казанда узган күргәзмәнең фотоларын җибәргән. "Ике йөзләп кеше карады Илдар абыйның картиналарын, бик яратып, тәэсирләнеп киттеләр. Авыл җирендә шулай итеп...
Илдар абый Вәлиуллинның исеме бу арада бик популяр. Социаль челтәрләрдә аның исеме юк-юкта гел очрап тора. Үзем генә дә байтак яздым.
Бүген Казанда яшәүче якташыбыз, авылдашыбыз Азат Фазылҗанов 17-19 гыйнварда Казанда узган күргәзмәнең фотоларын җибәргән.
"Ике йөзләп кеше карады Илдар абыйның картиналарын, бик яратып, тәэсирләнеп киттеләр. Авыл җирендә шулай итеп картиналар ясаучы да бар икән, дип гаҗәпләнүчеләре дә булды. Илдар абый - үзе дә кызыклы шәхес, аны ара-тирә гаҗәпләнеп тә, исең китеп тә тыңлап була. Мәдәният йортына килгән кеше аның иҗатын яратып китте..."- ди Олы Әтнә егете, бүгенге көндә Казан шәһәрендәге "Юность" мәдәният йорты җитәкчесе урынбасары Азат Фазылҗанов.
Сүрия МИНГАТИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев