Әтнә хоккейчылары - 4 урында
Бәрәскә мәктәбе директоры Рафис Фатыхов белән мәктәптә булган соңгы яңалыклар буенча сөйләштек.
"Зур яңалык - өч егетебез Тарасов исемендәге Бөтенроссия "Алтын алка" турнирының Кукмарада узган зона бәйгесендә катнашып кайттылар", - диде ул. Бәрәскә, шул исәптән безнең Әтнә егетләре алканы, бәхәссез, яхшы куалар. 20-21 гыйнвар көннәрне узган зона бәйгесендә 2002-2003 елгы яшүсмерләребез 4 урын яулап кайтканнар. Тренерлары - Зөфәр Гайфуллин һәм Марат Гыйниятов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев