Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл кибетле булачак

Татарстан районнарында "Авыл кибете" программасы кысаларында блок-модульле кибет безнең районда да төзеләчәк.

Мондый кибетләр республика максатчан программасы кысаларында 47 торак пунктта төзеләчәк. Шуның берсе - безнең Кышлау авылы. Иртәгә, җомга көнне, махсус оешма кешеләре кибет буласы урынга казык кагарга киләчәкләр.

- Блок-модульле кибет элекке кибет урынында булачак. Сүтәсен сүтеп,  шул кибет буласы урынны җыештырабыз. Иртәгә, Алла боерса, казыгын кагарга киләчәкләр. Әле нинди буласын күз алдына бик китереп булмый, медпунктлар күктер дип уйлыйбыз. Районда әлеге программа нигезендә төзеләсе беренче кибет бит,- ди Кышлау авыл җирлеге башлыгы Рәхинә Шакирова.

 Кышлауда  алдагы елларда стадион, балалар мәйданчыгы, хоккей мәйданчыгы төзелгән иде, менә хәзер яңа кибет тә булачак. Мәдәният йорты, мәктәп-бакчасы күптән халыкка хезмәт күрсәтә. Әле моңа авыл җирлеге башлыгының уенда булган, эшләнәсе эшләр дә кушылса, Кышлау гөрләп яшәячәк. 

Архив фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев