Әтнә район халкы айныган
Күңгәр җирле үзәгендә Татарстан "Госалкогольинспекция"сенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре булып киттеләр.
Территориаль органның җитәкчесе Булат Кадыров, бүлек җитәкчесе Ләйсән Абдуллина үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар.
- Биредә штат бетерелү сәбәпле, аена бер тапкыр Әтнә районының бер авыл җирлегенә килүне, халык, укучылар белән очрашуны гадәткә керттек, - ди территориаль орган җитәкчесе.
Хәер, алай дию дөрес тә булмас. Бу очракта махсус очрашып сөйләшү өчен киләләр. Ә болай, төрле тикшерүләр белән еш киләләр: социаль яктан мөһим саналган товарларга мониторинг уздыралар. Моңа, 9 исемдәге товар керә: өчесе икмәк-булка һәм алтысы сөт ризыклары. Ә беләсезме, икмәк-булка ризыкларына "наценка" - 15 проценттан һәм сөт ашамлыкларына 12 проценттан артырга тиеш түгел икән бит!
Күңгәр авыл җирлегендә төрле сораулар белән килүчеләр күп булган. Гөнаһына керер хәлем юк, анысын үзем күрмәдем. Ә белгечләр исә, берәүнең, хәтта, күгәрә башлаган каймакка шикаять белән килүен әйттеләр. "Мөгаен, бушатканда бәрелеп тишелгәндер. Һава кереп бозылган, күрәсең. Аны алыштырп бирергә тиешләр", - дип нәтиҗә дә ясадылар. Территориаль органның белгеч-эксперты Алсу Вәлиева да килгән. Ул Күңгәр мәктәбенә класстан тыш чарага - укучы балалар белән очрашуга киткән. "Мәктәпләрдә еш булабыз. Укучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча аңлатулар алып барабыз", - диделәр.
- Гомумән алсак, районда бу өлкәдә иң нык кызыксынучылар һәм сораулар бирүчеләр Олы Мәңгәр авыл җирлегендә булды, - дип саныйлар.
"Аракыны тыю турында да сөйләүчеләр бар. Сез ничек уйлыйсыз?" - дип кызыксындым.
- Гади халык күзлегеннән карасак, без бу идеягә бик уңай карыйбыз. Әмма "Госалкогольинспекция" структурасында эшләүчеләр буларак, аракы сәүдәсенең дә бюджетны тутыруын аңларга кирәк. Ә бит Әтнә районында, дөрестән дә, алдагы ел белән чагыштырсак, алкоголь куллану сизелерлек дәрәҗәдә - 25 процентка кимеде. Ә Татарстанда җитештерелгән аракыны куллану 28 процентка ук аз, - ди Булат Кадыров.
Бер уңайдан җан башына алкоголь куллану күрсәткече белән кызыксындым. Бездә - 9 литр. Республикада бу сан күбрәк икән. "Шәп бит инде, мәкаләгә баш исем дә табылды. Димәк, айныйбыз!" - дим.
Тагын бер күрсәткеч, монысы бик уңай күренеш - суррогат алкоголь куллану очраклары теркәлмәгән. Аның каравы, 2 тапкыр "идән астыннан сатканда" тотылганнар. Һәрберсенә 3500 сум штраф чәпегәннәр. "Әтнә районында алкогольне сату вакытын чикләү буенча да закон бозулар теркәлде. Моннан соң бу өлкә аеруча катгый контрольдә булачак", - диделәр.
Территориаль органның үз юристы да бар. Теләүчеләр һич курыкмагыз, аның белән дә, башкалары белән дә аралашу бушлай, диделәр. Әгәр инде сатучылар "бөгәргә" тырыша дип шикләнсәгез, һич шикләнмичә Арчага 3-28-93 телефоны белән шалтыратыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 07:55Татарстан Республикасы Президенты 8 Март –Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый Кадерле хатын-кызлар!2200
-
7 март 2021 - 19:50Томат үсентесе бик озын һәм тамырлы булмасын өчен нәрсә эшләргә Помидор үсентеләрен үстерүчеләр яхшы белә, еш кына аның үсентесе юка һәм озын була.9700
-
7 март 2021 - 16:00Тәртип бозучылар юк «Бүгенге көндә бездә 31 кеше исәптә тора», – дип хәбәр итте безгә Җәза үтәтү инспекциясе бүлеге башлыгы Клара Кадимова.3900
-
7 март 2021 - 15:07Көзге бөртекле культураларның кар астында хәлләре ничек? Февральнең икенче декадасы гадәттәгедән 4 - 6°Ска салкынрак булды, минималь һава температурасы 34...38°ка кадәр төште.3800
-
7 март 2021 - 13:06Илдус Нәфыйков һәм Сәрия Сабурскаяга борчыган сорауларыгызны юллагыз Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны кабул итo/6300
-
7 март 2021 - 12:33Туган көнең белән, Раил Бүген хезмәттәшебез Раил Фергать улы Зариповның туган көне.7501
-
7 март 2021 - 11:30Ана капиталы исәбеннән айлык түләүләр гариза нигезендә озынайтыла Агымдагы елның 2 мартыннан башлап анакапиталы исәбеннән айлык түләүләрне күчерүнең узган елда коранавирус инфекциясе таркалу һәм аңа бәйле рәвештә чикләүләр кертелү сәбәпле кабул ителгән вакытлыча тәртипкә үзгәрешләр кертелде.6200
-
7 март 2021 - 10:00Яктылык кайтаргыч элементлар булсын 22-28 февраль көннәрендә район юлларында барлыгы 45 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.4900
-
7 март 2021 - 08:00Хоккей ярышы Олы Әтнә бозында Ленин исемендәге күмәк хуҗалык призына хоккей ярышы узачак.7500
-
6 март 2021 - 16:30Гөлгенә Сабитовадан рецепт Күзикмәк камыры: 1) 100 м сөт, 2) 50 гр сыер мае, 3) 1 йомырка, 4) 1 а.к. песок, 5) 1 б.к. тоз, 6) он.10600
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
5 март 2021 - 17:00Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз терлекләрен 50% дәүләт ярдәме белән иминлештерә алалар Иминләштерү аграр өлкәдә хәвеф-хәтәрләр аркасында тотрыклы калуның нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора, ул товар җитештерүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга бәйле чыгымнарны компенсацияләү, үз-үзеңне ихтимал булган банкротлыктан саклау, эшчәнлекнең финанс нәтиҗәләренең тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкинлеген бирә.6000
-
3 март 2021 - 15:55Обеспечение пожарной безопасности на объектах АПК на особом контроле Минсельхозпрода РТ В Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ состоялось совещание по вопросам обеспечения пожарной безопасности на объектах агропромышленного комплекса РТ в ходе проведения сезонных полевых работ 2021 года.4000
-
8 март 2021 - 08:00Бәйрәмегез котлы булсын, хатын-кызлар!Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.2100
-
5 март 2021 - 12:00Өчесе дә авыл җанлылар Язның тәүге бәйрәме ишек кага – ничек шатланмыйсың да, ничек куанмыйсың инде.24301
-
5 март 2021 - 09:30Олы Мәңгәр авылында Илдар Сафиуллин призына чаңгы ярышы уза Бүген Олы Мәңгәр авылында Ильдар Сафиуллин истәлегенә чаңгы ярышы башланып китте.20600
-
5 март 2021 - 10:20Күрше районда яшәүче хатын нәни улын үтергән һәм үз-үзенә кул салган Ишегалдындагы мәетләрне гаилә башлыгы табып алган.19100
-
5 март 2021 - 14:00Матурлыкка гашыйк – үзе гүзәл Кечкенә вакытта беренче тапкыр уенчыклар кибетенә кергәнегезне хәтерлисезме?17600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика