Очрашу тег белән яңалыклар
-
Күлле Киме өлкәннәрен ТНВ күрсәтә
Авыл халкының уңганлыгына, тапкырлыгына, җитезлегенә таң каласың. Яшьләре генә түгел өлкәннәре үрнәк күрсәтә белә.
-
Яңа Шашы мәктәбендә профессор белән очраштылар
13 май көнне Яңа Шашы урта мәктәбенә Казан (Идел буе) федераль университетының Иҗтимагый фәннәр һәм гаммәви коммуникация һәм социаль фәннәр институты профессоры, мөхтәрәм якташыбыз - язучы, публицист, филология фәннәре докторы Илдар Мәлик улы НИЗАМОВ кайтты. Укучылар, укытучылар һәм китапханәчеләр белән җанлы очрашудан соң язучы мәктәпкә яңа гына басылып чыккан китапларын...
-
Әтнәгә Җәлил хәзрәт килде
"Ак калфак" оешмасы чакыруы буенча Олы Әтнә мәчетенә Татарстан Диния Назәратенең Баш казые Җәлил хәзрәт килде.
-
“Күәмгә сагынып, ашкынып кайттым”, – ди Фәнис Җиһанша
Күәм урта мәктәбендә Галәиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының, Татарстанның атказанган артисты, Русиянең кинематографистлар берлеге әгъзасы Фәнис Җиһанша белән очрашу узды.
-
Түбән Көек мәктәбендә студентлар белән очраштылар
Мәктәптә хезмәт атналыгы кысаларында Казанның төрле уку йортларында белем алучы студентлары - элекке елларны шушы мәктәптә укыган егет-кызлар килгән. Укытучы Рүзия Зарипова VIII-XI сыйныф укучылары өчен «Бер күрешү - үзе бер гомер...» дигән күңелле очрашу уздырды. Студентлар үзләре дә музыкаль номерлар әзерләп килгәннәр.
-
Әтнә район халкы айныган
Күңгәр җирле үзәгендә Татарстан "Госалкогольинспекция"сенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре булып киттеләр.
-
ШАГЫЙРӘ ӘТНӘГӘ КАЙТТЫ
Олы Әтнә мәктәбендә районның тарих укытучылары, китапханәчеләр һәм музей хезмәткәрләре Казанда нәшер ителүче "Мирас" хезмәткәрләре һәм шагыйрә Флера Тарханова белән очраштылар.