ШАГЫЙРӘ ӘТНӘГӘ КАЙТТЫ
Олы Әтнә мәктәбендә районның тарих укытучылары, китапханәчеләр һәм музей хезмәткәрләре Казанда нәшер ителүче "Мирас" хезмәткәрләре һәм шагыйрә Флера Тарханова белән очраштылар.
"Мирас" - татар халкының гыйбрәтле, аянычлы язмышын, аның бүгенгесен һәм киләчәген, тарихи чыганакларны үзенә туплаган журнал. Бу уңайдан шагыйрә тарих укытучыларына мөрәҗәгать итеп: "Укучыга тарихи мәгълүматларны дәреслекләрдән генә түгел, әйтик, әлеге журнал чыганакларына таянып та бирү отышлы", - дип мөрәҗәгать итте.
Флера Габдрахман кызы Тарханова - әдәбият сөючеләр өчен билгеле шәхес, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, филология фәннәре кандидаты. "Шул сәбәпле, кая барсам да хата эзлим. Казан урамнарын, төрле элмә такталарны хата белән язуларын күреп, күңел әрни", - ди. Бүгенге биеклеккә күтәрелү юлын җиңел генә ярмаган, 12 ел чамасы "Радиоприборы" заводында инженер булып та эшләргә өлгергән. Аның төп әсәрләре - шигырь, проза, әкиятләр... Бер үк вакытта публицистик әсәрләр яза, моннан тыш тәрҗемәче дә әле ул. "Шуңа куанам, сатуга чыккан китапларымны алып бетереп баралар", - ди. Үзәк китапханәгә үзенең бер китабын да бүләк итте. Әйтүенчә, шигырьләрендә нигез итеп мәхәббәт, авыл темаларын ала. Бер уңайдан, "Ялгыз өй", "Бетеп бара татар авылы" исемле шигырьләре белән таныштырып узды.
"Мирас" журналы яңа форматта чыга, һәр саны аерым темага багышлана. Алдагы санның битләрендә "Хәтер көне"нә бәйле материаллар бастырылачак. Күбрәк мәдәнияткә, мәгарифкә басым ясарга планлаштыралар. Тагын бер үзгәлек - һәр сан берәр классик әдип белән бәйле мәкаләне үз эченә ала.
- Якташлар! Сезне Әтнә районы авылларында сакланган кулъязмалар, сирәк очрый торган китаплар язмышы белән, өлешчә генә булса да, таныштырып узарга телим. Бер өлеше "Әтнә таңы" газетында дөнья күрде. - Журнал хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин (әнисе - Күңгәрдән) Казан арты авылларына, шул исәптән безнең районга да ясалган археографик сәяхәт турында сөйләп узды. Асылы - әнә шул сирәк китап, борынгы кулъязмаларны эзләп табуга бәйле. Әйтик, Ташчишмә мәчете чормасыннан аз санлы булса да, шактый сыйфатлы материаллар табылган. Гомумән алганда, узган елны Казан арты авылларында йөреп, шундый 124 басма әдәбият һәм 3 журналга тап булганнар. Аларның әһәмияте шунда, хәзер кайберсе бердәнбер экземплярда гына калган.
Тагын бер игътибарга лаек һәм кызыклы мәгълүмат - журналның киләсе санында Әтнә районына, аның авылларына багышланган материаллар дөнья күрәчәк дип вәгъдә иттеләр. Кабат Флера Тархановага әйләнеп кайтыйк. Шагыйрә үз иҗатында еш кына тарихка мөрәҗәгать итә. Аның шигырьләрендә үткәннәрне онытмаска, барларга чакыру урын ала. Ә бит аның без белмәгән тагын бер таланты бар - шигырьләр генә түгел, көйләр дә яза икән ул. Язып кына калмый, аларны бер дигән итеп үзе үк башкара да. Шөкер, Флера Тарханова үзе язган җырны башкарып, очрашуга килгән һәркемне сокланырга мәҗбүр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев