Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә Җәлил хәзрәт килде

"Ак калфак" оешмасы чакыруы буенча Олы Әтнә мәчетенә Татарстан Диния Назәратенең Баш казые Җәлил хәзрәт килде.

Биредә ул мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары белән очрашты. "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Алия Абдуллина әйтүенчә, очрашуның төп максаты - балаларга тәрбия кануннарын сеңдерү. Җәлил хәзрәт сөйләгәннәрдән аерым мизгелләрне мисал итеп китерү урынлы булыр.

Беренче чиратта калеб, ягъни, күңел мәсьәләсен ачыклады. Кешене кеше итә торган 4 сыйфатка кагылып үтте. Аларның беренчесе - акыл, дип саный ул. "ә ул намаз белән тәрбияләнә, фән белән баетыла", - дип тә өстәде. Икенче сыйфат - дин, дип билгеләде. "Әмма аны көнчелек чыгарырга мөмкин, ирек бирмәгез", - диде. Өченче сыйфат - оят төшенчәсе икән. Монысы аеруча хатын-кызга, ә кыз балага яшь чагыннан ук кагыла, дигән фикердә Җәлил хәзрәт. Шул ук вакытта оятны нәфес чыгару мөмкинлеген ассызыклады. Ә дүртенчесе - изге гамәл икән. Анысын өлешләргә бүлеп, мисаллар белән дәлилләде.

Кыскасы, бик кирәкле һәм мәгънәви очрашу узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу