30 апрель 2014 яңалыклары
-
Әтнәгә Җәлил хәзрәт килде
"Ак калфак" оешмасы чакыруы буенча Олы Әтнә мәчетенә Татарстан Диния Назәратенең Баш казые Җәлил хәзрәт килде.
-
Милләтебезнең йөзек кашы -татар көрәше.
Көрәш ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын,көдрәтен күрсәтә торган спорт төре. Татарлардагы көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Төрле бәйрәмнәрдә, җыеннарда, сабантуйларда бил алышу, көрәшү традицияләре буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Нәкъ менә көрәш, көрәш рухы халкыбызны саклап калган да инде.Бүгенге көндә милләтебезнең йөзек кашы булган татар көрәше буыннан буынга...
-
Сугыш елы кайтавазы
Бөек Ватан сугышы еллары еракта калса да, йөрәктәге яралар әле һаман да төзәлми, кешеләрнең үлемсез хәтере аша безне михнәтле, шул ук вакытта бөтен халык батырлыгының онытылмас көннәренә алып кайта.
-
Хуҗалар, белеп торыгыз
Мал табибы Салих Шаһиевтан алган мәгълүматларга караганда, шәхси хуҗалыкларда тәрбияләнүче 4438 баш мөгезле эре терлеккә "Сибирка" һәм "Эмкар"га каршы укол кадап бетерделәр. Моннан тыш 837 сарык һәм кәҗәгә дә "Сибирка"га каршы укол ясаганнар. Тиздән, май аенда лейкоз, бруцеллез һәм лейкозга тикшерү башланачак.
-
Өчесе дә Күңгәр җирлегеннән
Татарстан Диния Назәрате тарафыннан уздырылган "Таян Аллага!" конкурсы нәтиҗәләре буенча Раилә Галиеваның "Проза" номинациясендә III урын яулавын хәбәр иткән идек.
-
Әтнәдә ГИТИСлар концерт куялар
Элекке елларда "Созвездие-Йолдызлык"ның гран-при ияcе булып, хәзер ГИТИСта белем алучы яшьләре Әтнәдә концерт куялар. "Концерт Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында 5 май көнне, 19.00дә башлана. Билет бәясе - 250 сум", - дип хәбәр итте районның яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге белгече Фәридә Җәләлетдинова.