Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугыш елы кайтавазы

Бөек Ватан сугышы еллары еракта калса да, йөрәктәге яралар әле һаман да төзәлми, кешеләрнең үлемсез хәтере аша безне михнәтле, шул ук вакытта бөтен халык батырлыгының онытылмас көннәренә алып кайта.

Күпмилләтле бердәм хвлкыбыз аяусыз дошманга каршы сугыш елларында Ватаныбызга карата булган чын патриотизм һәм ихлас мәхәббәт хисләрен, көрәшебезнең хаклыгына һәм гаделлегенә инанудан, халыклар арасындагы ныклы дуслыкка, узара ярдәмләшүгә ышанудан илаһи көч - куәт алды.

Авыр сугыш елларында безнең җирлектән дә Ватаныбызны сакларга дип бик күп ир - егетләребез яу кырына киткәннәр. Аларның күбесе кире туган якларына әйләнеп кайтмаган. Авылларда яуга киткән ирләрне хатын - кызлар алыштырган. Ә бит районыбызның сугыш чоры кызлары - "кыз әбиләр" дә үзләрен аямыйча фронт өчен, ил өчен хезмәт иткәннәр. Алардан беркайчан да "газиз балам" дигән йөрәк авазы чыкмаган. Аларга беркем дә, беркайчан да "әни" дип килеп сыенмаган. Алар үзләренең яшьлекләрен сугышка алмаштырганнар, насыйп ярлары я сугыштан кайтмаган, я табылмаган. Бүген гомер көзләрендә, алар ялгыз каеннардан да ялгыз булып, капка тавышы ишетелгән саен ниндидер өмет белән тәрәзәдән - тәрәзәгә йөреп, карт кыз исемен күтәреп япа - ялгыз гомер кичерәләр. Бүгенге көндә берьялгызлары яшәргә мәҗбүр булган сугыш чоры кызлары аерым бер хөрмәткә, ихтирамга лаек, ярдәмгә мохтаҗ.

Сүзем хәзергесе көндә Әтнә районы Әйшияз авылында яшәүче Гөлфания апа Баһаветдинова турында. Гөлфания апа 1929 елның 5 октябрендә Әйшияз авылында дөньяга килә. Үзенең сүзләре белән әйтсәк, "үлгән туганарын да исәпләсәң, барысы да ун бала". Гөлфания исә төпчек кыз.

- Тоташ газаптан торды тормышым , - ди ул. -39 ел хезмәт стажы белән пенсиягә чыктым. Гомер буе эшләп, бүгенге көндә минималь күләмдә пенсия алам. Ул елларда авырлыклары күп булса да, акчасы бик тәтемәде... Шунда ук тыйнак кына өстәп куя:

- Булган пенсиясе җитә, зарлануым түгел. Бөек Ватан сугышы чорында тормыш кыенлыкларын күп кичерергә туры килә аңа. Дөрес, абый - апалары булу бу авырлыкларны бермә - бер киметә үзе. Аның каравы соңрак күргәннәре гомергә онытылмаслык. Абыйлары сугышта һәлак була, нибары бер абыйсы - Габделхай гына 2 группа инвалид булып, күп орден - медальләр тагып, исән - сау туган авылына әйләнеп кайта. Башка чыгып , үз гаиләсен корып җибәрә.Электән үк тазалыкка туймаган әнисе 1945елның мартында, Җиңү көненә нибары 2 ай калып барганда вафат була.Ә апасы күрше авылга кияүгә чыга. Нәтиҗәдә, әтисе белән икесе генә торып калалар.

- 1953 елдан бирле әти белән икәү генә яшәдек, - дип искә ала Гөлфания апа ул вакытларны. Сугыш елларында 6 айга "Молотов урманы"на урман кисәргә җибәрүләрен ачынып сөйли. Урман кисүчеләр арасында иң яше ул була.Шул ук вакытта, Яңа Үртәм урманына да күбесенчә аны җибәрәләр. Бер кышны урманга13 тапкыр барырга туры килә. Колхоз эшләре дә яхшы таныш аңа: кыш буе салам, печән җыеп өйсәләр, җәй көннәрен сенаж төяүләр, урак урулар...Барысында башыннан кичерә.

- Ул елларда колхозда эшләүләремне бүген бик искә алучы юк. Югыйсә, бик күп михнәт чиктем, өстәвенә, иң авыр һәм күләмле эшләрне миңа башкарырга туры килә иде, - ди ул,- гаиләң, балаларың юк дип шулай эшләткәннәрдер инде, әтинең минем тәрбиядә булуы исәпкә алынмады. Бер елны 1 гектар да 70 сутый мәйданда бәрәңгене үземә генә кул белән алырга туры килде. Иртә таңнан чыгып китеп кич караңгыда гына өйгә кайтып керә идем.Үлгәндә дә бу бәрәңге газапларын оныта алмам, әйтеп үләрмен ахры, шулкадәр үзәккә үтте.Өстәвенә ураза да тота идем, - ди Гөлфания апа ачынып.

- Үз гомеремдә күңелем күтәренке булып, шатланып йөргән минутларымны хәтерләмим. Күңелем төшенке булды, тормышка чыкмагангадыр инде....Сораганда кияүгә бара белмәдем, - ди Гөлфания апа.

Аларның кайберләре гомерләренең соңгы көннәрен картлар йортында үткәрә. Әгәр без үзебезне кеше дип саныйбыз икән, гаилә бәхнтен икенче урынга куеп, илгә - җиргә хезмәт иткән кыз - әбиләребезгә икеләтә бурычлыбыз. Язмыш тарафыннан кыерсытылган кызларыбыз алдында түбәнчелек белән баш иик!

Менә тагын килде җылы язлар,

Күңел нидер көтә, тели назлар.

Ләкин Ходай бирә санап кына

Бәхет дигәннәрен сайлап кына.

Сугыш китергән хәсрәт - михнәт дәрьясын соңгы тамчысына кадәр эчеп, өстенә ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап, түзеп, ил -көн өчен сәламәтлеген, яшьлеген, бәхетен корбан итеп, пар канатсыз калган изге җаннар авыл саен бик күп. Без аларга ярдәм кулы сузарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңү