Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Милләтебезнең йөзек кашы -татар көрәше.

Көрәш ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын,көдрәтен күрсәтә торган спорт төре. Татарлардагы көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Төрле бәйрәмнәрдә, җыеннарда, сабантуйларда бил алышу, көрәшү традицияләре буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Нәкъ менә көрәш, көрәш рухы халкыбызны саклап калган да инде.Бүгенге көндә милләтебезнең йөзек кашы булган татар көрәше буыннан буынга...

Көрәш ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын,көдрәтен күрсәтә торган спорт төре. Татарлардагы көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Төрле бәйрәмнәрдә, җыеннарда, сабантуйларда бил алышу, көрәшү традицияләре буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Нәкъ менә көрәш, көрәш рухы халкыбызны саклап калган да инде.Бүгенге көндә милләтебезнең йөзек кашы булган татар көрәше буыннан буынга тапшырылучы изге ядкарь. Татарча көрәш бүген халкыбызны дөньяга танытыр өчен дә, кемлегебезне күрсәтер өчен дә, дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәүче татараларыбызны берләштерү өчен дә хезмәт итә.

Бер генә бәйрәм дә көрәшсез узмый. Мәктәпләрдә көрәш секцияләре, спорт мәктәпләре барлыкка килә. Малайларыбыз, егетләребез көрәшергә өйрәнеп үсә. Яшь буын сау-сәламәт, таза булып үссен өчен барысын да эшләргә тырышыла.. Ул гына да түгел, Россиянең татарлар яши торган төбәкләрендә дә татарча көрәш торган саен ныграк популярлаша бара. Татарстан буенча, Россия күләмендә чемпионатлар уздырыла. Ул чемпионатларда йөзләгән, меңләгән көрәшчеләр катнаша

Ә менә безнең районда көрәшкә нинди игътибар бирелә икән?Бездә нинди көрәш бәйгеләре уза?

Аллага шөкер,күкрәк киереп горурлана алабыз.Республика күләм югарылыкта уздырылучы Бәрәзә Хафиз призы бәйгесе белән бер рәттән районыбызда инде 10 тапкыр узучы тагын бер үзенчәлекле бәйге ул.

"Мәңгәр" авыл хуҗалыгы кооперативы призына оештырылучы"Татар -башкорт көрәш бәйгесе" 2004 елдан бирле оештырылып килә.Алдагы 2004-2005 елларда бу бәйге Олы Мәңгәр урта мәктәбе күләмендә генә оештырылса,соңгыннан бу турнирга башта Әтнә районы мәктәпләренең яшь көрәшчеләре ,ә 2008-2009 елдан күрше Арча, Биектау районнары һәм чиктәш Мари Эл Республикасы көрәшчеләре дә бик теләп катнаша башлый.

Һәр эшнең башлангычында бу эшкә җаны-тәне белән бирелгән ,оештыру осталыгы булган ,балаларны чын күңелдән яраткан ,аларның киләчәге өчен янып-көеп йөргән кешеләр булуы шарт.Олы Мәңгәр авылы малайларының һәм яшүсмерләренең бу өлкәдә бәхетләре бар:мәктәпләрендә Әтнә Укучылар йортының "Көрәш" түгәрәге ачыла .Түгәрәкне үзе дә көрәшкә гашыйк,һәр ел авыл һәм район сабантуйларында бил алышып батыр калган Хакимуллин Фәнил абыйлары җитәкли башлый.Соңгыннан тренерлык эшен Фәнил абыйлары үз шәкерте Хисматуллин Илназга тапшыра.Уңышлары белән дә лаеклы мактанырлык -Олы Мәңгәр урта мәктәбенең көрәш командасы 2006,2007,2008 еллардагы көрәш ярышларында 1 урынны,2009 елда 2 урынны яулаган.

Быел "Мәңгәр"авыл хуҗалыгы кооперативы призына оештырылучы "Татар-башкорт көрәш бәйгесе"үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтә.Әлбәттә,түгәрәкнең эшли башлаган көненнән башлап,"Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Шәрипов Айдар Габделбәр улы белән тыгыз элемтә урнаша.Алдынгы карашлы,бүгенге иксадый шартларны,авылның проблемаларын якыннан белүче җитәкче буларак,Айдар Габделбәрович мәктәп тормышы белән дә даими танышып кызыксынып тора.Ә спортның бүгенге көндә яшьләрне бергә туплаучы,аларның ихтыяр көчен,тырышлыгын формалаштыручы иң үтемле чара икәнен аңлап,көрәш бәйгесен уздыруны үз контроленә ала. Бәйгенең беренче көненнән башлап,"Мәңгәр" авыл хуҗалыгы кооперативы -"Татар -башкорт көрәш бәйгесе"нең төп спонсоры.

Юбилей бәйгесе быел 27 апрель көнне зурлап янәдән Олы Мәңгәр урта мәктәбенең спорт залында уздырылды.Бәйгенең оештыручылары-Әтнә районы яшьләр эшләре бүлеге,район мәгариф бүлеге,спорт мәктәбе,Әтнә Укучылар йорты.Бәйгене тиешле югарылыкта уздыру өчен Олы Мәңгәр урта мәктәбе коллективы да зур көч куйган.Көрәш бәйрәменә барлыгы 109 яшь көрәшче җыелды.Спорт зал Әтнә,Арча,Биектау районарыннан һәм Мари Эл Республикасыннан килгән яшь көрәшчеләр,аларның җанатарлары,әти-әниләренең көрәш рухы белән сугарылып,шау килеп торды.

Республика күләм бәйгеләрнең матур традициясен дәвам итеп, "Мәңгәр" авыл хуҗалыгы кооперативы призына оештырылучы"Татар -башкорт көрәш бәйгесе"

командалар парады белән башланып китте.Командалар составында өлкәннәр белән бер рәттә атлаучы кечкенә көрәшчеләрнең йөзләрен күрсәгез иде сез!Менә бит һәр төбәктә дә лаеклы алмаш үсеп килә.Бәйге ачу тантанасында чыгыш ясаучылар яшь көрәшчеләргә халкыбызның матур гореф-гадәтләрен саклауга рәхмәт белдереп,көрәш мәйданында зур уңышлар теләделәр.

Юбилей уңаеннан Район яшьләр эшләре бүлеге көрәш- спорт төрен пропагандалауга зур өлеш керткән җитәкчеләрне, тренерларны, Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте,

Олы Мәңгәр урта мәктәбе коллективына зур теннис өстәле бүләк ителде.Россия һәм Татарстан гимннары яңгырап,Татарстан флагы күтәрелгәч,ике мәйданчыкта ярыш башланып китте.Бәйге ике группада оештырылып,1группада 10 авырлык категориясендә иң кечкенә көрәшчеләребез һәм 18 яшькә кадәр яшүсмерләр көч сынашса,2 группада инде исемнәре республикакүләм бәйгеләрдә яңгыраган19-23 яшьлек егетләребез көрәш мәйданына чыкты.

Келәмгә чыгып,кулларына сөлге алгач,орчык хәтле генә малайларның күзләре ут чәчә башлый,нәни генә аяклары кәләмгә ныгытып терәлә,көндәшенә юл куймас өчен ул барлык тырышлыгын эшкә җигә.Кечкенә генә мари малаеның егылып бәрелгәч тә,күзеннән аккан яшькә дә карамыйча көрәшүен дәвам итүен ничек аңлатып булыр икән?Ә инде зур бәйгеләрдә чыныгу алган егетләрнең көндәшен баш аркылы оста алым белән чөеп аркага салуы соклану һәм ихтирам уята.

Яшьли көрәшеп үскән, татарча көрәш мәйданнарында чыныгу алган малайларыбыз , егетләребез киләчәктә текә үрләрне яулаганда,юлларында киртәләр очратканда авырлыклар алдында сыгылып төшмичә ,күңелләрендә көрәш рухын сүндермичә алга атларлар дигән өмет зур.

Халкыбыз күңелләренең иң нечкә кылларын тибрәтүче, , җанга җылы бирүче милли бәйрәмебез якынлаша. . Алда яшь баһадирларны чирәмнән яшел келәм түшәлгән авыл, район Сабантуйлары көтә.Яшь көрәшчеләребезгә чыдамлык,җиңүгә омтылуда үҗәтлек,тырышлык һәм зур уңышлар телик!

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев