Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Күлле Киме өлкәннәрен ТНВ күрсәтә

Авыл халкының уңганлыгына, тапкырлыгына, җитезлегенә таң каласың. Яшьләре генә түгел өлкәннәре үрнәк күрсәтә белә.

Күлле Киме авылында менә шундый очрашу-кичә булды. 21 сентябрь көнне авыл өлкәннәре җәйге  хезмәт җимешләренә нәтиҗә ясадылар. Тукайча, эш беткәч уйнарга ярый дип, бәйрәм иттеләр. "Уңыш бәйрәме" булды бу.

Иң элек  барысы бергәләп табын кордылар, кемдә нәрсә үскән. Яшелчә, җиләк-җимешнең нинди төре, нинди зурлыктагысы юк. Бәйрәм табынсыз булмый, әлбәттә, шул байлыкттан пешкән бәлешләр табынны бизәде. Ветераннар сокландырды. Өлкәннәр көнен ничек үткәрү хакында сөйләштеләр.

Мәдәният йорты җитәкчесе  Чулпан Сәләхова мәдәни ягын кайгыртты. Күңел ачу, җыр-бию, уеннар оештырылды. Чайнворд чиштеләр, табышмак -мәкальләр әйтештеләр. Кыскасы, гөрләде бәйрәм. Ә аның  олы кунагы - ТНВ кунагы Роза Әдиятуллина булды. Һәм бу тапшыруны бу атнада "Татарлар" тапшыруында күрәчәкбез, Алла боерса.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу