Татарстанда ракета һөҗүме куркынычы режимы кертелде
Хәбәрләр

Татарстанда ракета һөҗүме куркынычы режимы кертелде

Татарстанда ракета һөҗүме куркынычы режимы игълан ителде. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм кисәтү бердәм дәүләт системасы хәбәр итә.

«Иминлек чаралары күрергә кирәк», – диелә хәбәрдә.

Татарстан башкаласында сиреналар яңгырады.

Республикада ракета һөҗүме куркынычы режимы шулай ук кичә төнлә һәм иртән иртүк тә игълан ителгән иде.

Татар-информ


Нет комментариев