Чирне иртә стадиядә ачыклау — уңышлы дәвалау нигезе
Сәламәтлек

Чирне иртә стадиядә ачыклау — уңышлы дәвалау нигезе

Октябрь — күкрәк яман шеше турында белемне арттыру ае

Фактлар:

- Дөньяда күкрәк яман шеше - иң еш очрый торган яман шеш төре (елына 2,3 млн очрак).

- Россиядә - ел саен якынча 54 мең яңа очрак.

- Иртә диагностикалау вакытында 90% кадәр очрак дәвалана ала.

- 2040 елга Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы максаты –  2,5 млн гомерне саклап калу.

Куркыныч факторлары (сәбәбе юк, әмма факторлар бар):

- Яшь (куркынычлык еллар белән арта).

- Симезлек, алкоголь, тәмәке тарту.

- Нәселдәнлек.

- Радиация һәм постменопауза вакытында гормоннар белән дәвалау.

- Бала табу яшенә бәйле анамнез (иртә килгән күрем, соңгы беренче бала табу).

Шикле симптомнар:

- Күкрәктә каты төерләр.

- Күкрәкнең эчкә батуы, аның формасының яки төсенең үзгәрүе.

- Тиренең кызаруы, яралары, эчкә батуы.

– Күкрәктән бүлендекләр чыгу.

Исеңдә тотыгыз: башлангыч стадияләрдә симптомнар бөтенләй булмаска мөмкин!

Тикшеренү тәртибе: 18–39 яшь:
- күкрәк бизләренә УЗИ — елына 1 тапкыр.
- 39+ яшь:
- маммография – 2 елга 1 тапкыр. Болар барысы да мәҗбүри медицина иминияте буенча бушлай. Һәр айның 5–12 көнендә үз-үзеңне тикшерү (айга 1 тапкыр) — файдалы, әмма табибка баруны һәм аппаратлы диагностика урынын алыштырмый.

Нет комментариев