Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.
Узган төндә Россия төбәкләрендә дошманның 166 пилотсыз очкычы юк ителгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.
«Узган төн дәвамында Белгород, Брянск, Курск, Тула, Рязань, Орлов, Липецк, Воронеж, Түбән Новгород, Тамбов, Ростов өлкәләре, Мәскәү төбәге, Краснодар крае һәм Кырым Республикасы территорияләре өстеннән очкыч тибындагы 166 Украина пилотсыз очу аппаратлары тотып алынды һәм юк ителде», – диелә хәбәрдә.
Нет комментариев