Бер атна эчендә 14,6 мең татарстанлы грипп һәм ОРВИ белән авырган
Сәламәтлек

Бер атна эчендә 14,6 мең татарстанлы грипп һәм ОРВИ белән авырган

Бер атна эчендә Татарстан Республикасында ОРВИ һәм гриппның 14 587 очрагы теркәлгән. Бу эпидемия бусагасыннан 6 процентка түбәнрәк.

Респиратор вируслар арасында грипп өлеше әлегә аз. Шуңа күрә Роспотребнадзор хәзер вакцинация узарга вакыт дип белдерә. Бүгенге көндә Татарстанда яшәүче 639 642 кешегә гриппка каршы прививка ясалган, шуларның 147 419ы – балалар.

Татар-информ


Нет комментариев