Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Күәмгә сагынып, ашкынып кайттым”, – ди Фәнис Җиһанша

Күәм урта мәктәбендә Галәиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының, Татарстанның атказанган артисты, Русиянең кинематографистлар берлеге әгъзасы Фәнис Җиһанша белән очрашу узды.

- Туган авылыма чакыруларына куанып, ашкынып кайттым. Күәмдә узган балачагымны һаман сагынам... Бу очрашуны мин үзем дә 20 еллап көттем, - дип шаяртып та алды 42 яшен тутыручы артист.

Күәм мәктәбе укытучысы Гөлнара Сөнгатова уку елы дәвамында узачак чараларның барысын да Фәнис Җиһаншага, аның тормыш юлына багышлаган. Күптән түгел Комыргуҗа урта мәктәбендә узган Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге конференциядә дә "Театр - яктылыкка, нурга илтә" секциясендә укучылары данлыклы якташларына багышлап чыгыш ясадылар. Әлеге очрашуны шуның дәвамы дип кабул итәргә була.

Укучыларның сораулары гаять күп иде. Әле V сыйныфта укыганда ук артистлык һөнәре белән кызыксынуы, бүгенге хыяллары, яраткан һәм бик үк өнәмәгән рольләре хакында да, кайсы юнәлеш якынрак булуы - театр артистымы, әллә кинематографияме, артист булмаса, кем булыр иде, артистлар арасында көнләшү хисе бармы, чын татар кешесе нинди булырга тиешлеге турында да сорадылар.

Ә җаваплар һәркемне канәгатьләндерерлек яңгырады. Тулы һәм төгәллеге ягыннан гына түгел, монда шаярту да, гадилек тә, гаделлек тә ярылып ята. Шул ук вакытта татар телен, милләтебезне яратырга, сакларга чакырды. Һәрхәлдә, очрашудан мәктәп укучылары, укытучылар гына түгел, артист үзе дә ихлас канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу