БИЛЛӘРЕ БЕТТЕ, АШКАЗАНЫ АВЫРЫЙ
Әтнә техникумына укырга кергәндә башкалар кебек мин дә кесә телефоны алдырган идем. Кызганычка каршы, ул телефоным ярты елдан соң юлда кайтканда "попутный" машинасында, кесәмнән төшеп калып Арча якка китте.
Әтнәгә телефонсыз йөреп булмас, ара алай бик якын түгел бит, дип янә берне алдык. Ходай рәхмәте, монысы әле дә үз кулымда...