Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Икесе дә Әтнә килене

Чыннан да, аларның икесен дә үзебезнекеләр дип атасак та ялгыш булмасытыр. Татар халык мәкалендә дә "Ир белән хатын - куш тирәк: төбе бер дә, тамыры бер", диелгән. Димәк, татар эстрадасының яшь җырчылары Эльвира Хамматова белән Алинә Сафиуллинаны да әтнәләр дияргә буладыр. Олы Әтнә авылы белән Күлле Киме авылы киленнәре "Әтнә...

Чыннан да, аларның икесен дә үзебезнекеләр дип атасак та ялгыш булмасытыр. Татар халык мәкалендә дә "Ир белән хатын - куш тирәк: төбе бер дә, тамыры бер", диелгән. Димәк, татар эстрадасының яшь җырчылары Эльвира Хамматова белән Алинә Сафиуллинаны да әтнәләр дияргә буладыр. Олы Әтнә авылы белән Күлле Киме авылы киленнәре "Әтнә таңы" газетасыныө кунаклары. - Иң элек үзегез белән таныштырып китсәгез иде? Э.Х. Тумышым белән Балык Бистәсеннән. Җырга сәләтең бик бәләкәйдән ачылды, дип искә ала әни. Кечкенәдән елак булдың, җырчы булырсың, дип юрадык, диләр. Юраганнары юш килде. Тормышымны җыр белән бәйлисе килеп. Мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керергә теләдем. Тик әти-әнием: "Артист тормышы эт тормышы белән бер, бу юлны сайлавыңны теләмибез", - дип каршы килгәч, Казан дәүләт технология университетын тәмамладым. Тик җырга мәхәббәтем сүрелмәде. "Барс Медиа" компаниясе үткәргән кастинг (сайлап алу туры) турында ишетеп, беркемгә берни әйтмичә шунда киттем. Бер айдан соң хезмәттәшлек итәргә чакырдылар. А.С. Теләчеи районы Югары Кибәхуҗа авылында туып-үстем. Мәктәптә укыган чорлар да ук җырлый идем. Төрле бәйгеләрдә еш катнаштым. Югары белем алу өчен Казан дәүләт мәдәният сәнгать институтына укырга кердем. Укыган дәвердә үк концертларда катнаша идем. - Иҗатка алып кереп киткән җырларыгыз нинди? Э.Х. Халыкка мине танытып, тәүге "Алтын Барс" премиясен бүләк иткән җырым - "Яшьли сөйгән ярым" дип атала. А.С. Сәхнәгә алып менгән җырым "Кайтырмын" дип атала. Әмма соңрак чыккан "Гармун моңы" дигән җырымны халык күбрәк якын итте дип саныйм. "Кайтырмын" җырына килгәндә ул миҗа "Алтын Барс" премиясен алып килде. - Кызлар сәхнәдә тудырган моңлы образыгыз, тормыштагысына тәңгәл киләме? Э.Х. Сәхнәдә тудырган моҗлы, салмак җырларым татарлыгымнан килә дип саныйм. Моҗ төшенчәсе бары татар халкына гына хас бит. Тормышта мин үземне бер янам да, бер тынам дияр идем. Тик ни генә булса да, үпкәләп ачу саклап йөри белмим. А.С. Җырларым моңлы булсалар да, үземне күтәренке кәефле, тынгысыз кеше дияр идем. Моңлы җырларны күңелемнең бик тирән җиренә яшеренгән хисләр генә чыгарадыр мөгаен. - Әгәр дә җырчы булмасагыз, нинди һөнәр сайлар идегез? Э.Х. Укытучы булыр идем. Чөнки әти-нием, абыем укытучылар. А.С. Минем бу хакта сөйләгәнем дә бар инде. Укытучы булыр идем. Миңа белем биргән рус теле укытучысы да гел әйтә торган иде. Укытучы, булырсың да, укучыларга белем бирергә кайткач, мин сиңа үземнең китапларымны бирермен, дип. - Татар эстрадасында үрнәк алырлык җырчыларыгыз бармы? Э.Х. Айдар Галимов, Гөлдания Хәйруллинаның җырлауларын яратам. Остазым дип Венера Ганиеваны саныйм. А.С. Кечкенә вакытта Венера Ганива, үсә төшкәч, Зәйнәр Фәхретдинова җырларын яратып тыңлый идем. Шулай да остазым дип Венера Ганиеваны атар идем. - Сез икегез дә Әтнә киленнәре. Сезнеңчә безнең як халкы нинди? Э.Х. Әтнәне мин сары алтынсу төсләр ягы дип атар идем. Халкы тыйнак, эшчән, тырыш. Әтнә ялгышмасам Сибгат Хәким, Лена Шагыйрьҗан, Айрат Хәмитов, Алсу Хәбибуллина, Ленар Зәйнуллин һәм башка шундый танылган шәхесләрне үстергән төбәк. Халык театрының Дәүләт дәрәҗәсенә кадәр үсә алуы да бик зур горурлык минемчә. А.С. Әтнәне мин электән үк яратам. Халкы бик кунакчыл, эшчән. Аннары Күлле Киме авылы урамнарында асфальт булуы да мине гаҗәпләндергән иде. Андый авыллар бик сирәк. - Кызлар сер булмаса, яңа концерт программагыз хакында да әйтеп китегезче? Э.Х. Бик озак уйлашканнан соң, Алинә белән уртак проект оештырып, концертлар белән йөри башладык. "Ике килен" дип исемләнгән концерт программасында килен белән кайнана мөнәсәбәте чагылыш таба. Без моны җырчы киленнәре булган кайнаналар моң-зары да диясе килә. Кайнанабыз - "Яңа гасыр" радиосының алыштыргысыз алып баручысы Дилбәр Фәиз. Барлык серләрне дә чишеп бетермим. Бары тик тамашачыларны 20 апрельдә буласы концертыбызга чакырып калабыз. А.С. Эльвира әйткәннәренә шуны гына өстисем килә. Икебез дә Әтнә килене булгач, килендәшләр турында җыр да яздырдык. Программада гаилә тормышындагы кызыклы вакыйгалар да булачак. Бик күңеле программа. - Газета укучыларыбызга теләкләрегез? Э.Х. Матур очрашулар насыйп булсын. Исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, иминлек теләп калам. А.С. Күөелегездз һәрвакыт яз булсын. - Рәхмәт кызлар, сезнең дә иҗат чишмәгез саекмасын.






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев