Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә шахмат беренчелеге үтте

Якшәмбе көнне Олы Әтнә мәктәбе бинасында шахмат буенча район беренчелеге үтте. Катнашучыларның яше чикләнмәгән иде. Иң олы шахматчы - Роберт абый Бәшировбулса, иң яшь шахмат остасы Инсаф Бадиков Олы Әтнә мәктәбенең 4 сыйныфында укый. Барлыгы 25 шахматчы көч сынашты бу бәйгедә. Алар Швейцар системасы буенча 7 тур уйнадылар. - Кемнең...

Якшәмбе көнне Олы Әтнә мәктәбе бинасында шахмат буенча район беренчелеге үтте. Катнашучыларның яше чикләнмәгән иде. Иң олы шахматчы - Роберт абый Бәшировбулса, иң яшь шахмат остасы Инсаф Бадиков Олы Әтнә мәктәбенең 4 сыйныфында укый. Барлыгы 25 шахматчы көч сынашты бу бәйгедә. Алар Швейцар системасы буенча 7 тур уйнадылар.
- Кемнең очкосы күп, калганнар шул шахматчы белән көч сынаша. Болай уйнаганда иң яшь шахматчы да ветеран шахматчылар белән уйнап, өйрәнү бәхетенә ия. Кызлар да Зөлкарнаен Сабиров, Әгъзәм Борһанов кебек ветераннар белән уйнадылар. Аллага шөкер, шахматчыларыбыз көчле безнең, ветераннарыбыз да шул фикердә. Республика ярышларына Әтнә командасы керә калса, "Безгә юк икән инде", дип әйтеп куялар хәзер. Менә шул республика беренчелегендә уйнаган егетләребез монда уйнаганга күрә, калганнар азрак күләгәдәрәк калды. Тик алар моңа шатландылар гына. Мондый ярышларны күбрәк оештырырга кирәк, безгә дә өйрәнергә, тәҗрибә уртаклашырга әйбәт була, дигән фикер дә әйттеләр, бу хакта да уйланабыз, - ди тренер Раил Шакиров.
Бәйгенең җиңүчеләре, ир-егетләр арасында I урында - Ирек Сабиров, II урында - Марс Мингатин, III урында - Фердинант Бәйрәмов. Кызлар арасында I урында - Лилия Мингатина, II урында - Роза Кадыйрова, III урында - Рүзилә Әхмәдуллина.
Җиңүчеләргә Мактау грамотасы һәм бүләкләрне ярышны оештыручы яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев үзе тапшырды.
20 апрель көнне тагын шахмат буенча район беренчелеге узачак, бу юлы мәктәп укучылары арасында. Монысын әзерләнә торыгыз, дип язуым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев