Данил Салихов: Сиңа гына әйтәм
Чишмәле Сап авыл клубы һәм Яңа Шашы мәдәният йорты хезмәткәрләре Данил Салиховның "Сиңа гына әйтәм" бер пәрдәлек комедиясен сәхнәләштерделәр. 2 апрель көнне комедияне Иске Җогып авылы клубында тамаша кылдык. Гыйльменисатти карчык ролен башкаручы Гыйниятуллина Зөлфиянең рольгә кереп уйнавын, Миңлебикә кайнананың (Чишмәле Сап авылы китапханәчесе Гарипова Йолдыз) кыланмышларын карап көлә-көлә алҗып...
Чишмәле Сап авыл клубы һәм Яңа Шашы мәдәният йорты хезмәткәрләре Данил Салиховның "Сиңа гына әйтәм" бер пәрдәлек комедиясен сәхнәләштерделәр. 2 апрель көнне комедияне Иске Җогып авылы клубында тамаша кылдык. Гыйльменисатти карчык ролен башкаручы Гыйниятуллина Зөлфиянең рольгә кереп уйнавын, Миңлебикә кайнананың (Чишмәле Сап авылы китапханәчесе Гарипова Йолдыз) кыланмышларын карап көлә-көлә алҗып беттек. Җәмилә килен ролен башкаручы 11 сыйныф укучысы Зарипова Гөлфиянең чын актерларча уйнавын исә сокланып карадык.
Комедиядә күрше карчыгы булып уйнаучы Бариева Маһинур спектакльдән соң тамашачыларга үзенең моңлы җырларын бүләк итте. Садыйков Раушан ага Иске Җогып авылының горурлыгы булырлык үрнәк гаиләләр, аларның үзенчәлекләре турында эчтәлекле чыгыш ясады. Озак еллар иңгә-иң куеп яшәүче тотрыклы гаилә башлыкларын күркәм юбилейлары белән котларга да онытмады. Аның чыгышын тыңлагач, авылыбызда аерылышучы, гаилә туздыручы парлар гомумән дә юклыгына тагын бер кат инандык. Иске Җогып үзенең яшәү рәвеше белән якын-тирә авылларга үрнәк булырлык авыл.
Санап китсәң, аылда күркәм гаиләләр шактый. Шундый гаиләләрне сәхнә түренә чакырып бүләкләделәр. Башкаларга үрнәк булырлык кайнаналар һәм киленнәр үзара тату яшәү серләре белән уртаклашты. Араларында Әхмәтшина Миләүшә кебек җырга, сәнгатькә гашыйк киленнәрнең булуы ямь өстенә ямь бирде. Хәзер лаеклы ялда булучы элеккеге китапханәче Халикова Роза апаның кул эшләре күргәзмәсен дә сокланып карадык.
Уйландырырлык тамаша ясаулары, тематик кичәгә эчтәлекле чыгыш, мәгънәле шигырьләр һәм җырлар сайлаулары өчен мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр. Кичәнең музыкаль бизәлеше өчен гармунчы Фирдәвес ага Зарипов адресына исә рәхмәтләрнең иң-иң олысы барып иреште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев