Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

БИЛЛӘРЕ БЕТТЕ, АШКАЗАНЫ АВЫРЫЙ

Әтнә техникумына укырга кергәндә башкалар кебек мин дә кесә телефоны алдырган идем. Кызганычка каршы, ул телефоным ярты елдан соң юлда кайтканда "попутный" машинасында, кесәмнән төшеп калып Арча якка китте. Әтнәгә телефонсыз йөреп булмас, ара алай бик якын түгел бит, дип янә берне алдык. Ходай рәхмәте, монысы әле дә үз кулымда...

Әтнә техникумына укырга кергәндә башкалар кебек мин дә кесә телефоны алдырган идем. Кызганычка каршы, ул телефоным ярты елдан соң юлда кайтканда "попутный" машинасында, кесәмнән төшеп калып Арча якка китте.

Әтнәгә телефонсыз йөреп булмас, ара алай бик якын түгел бит, дип янә берне алдык. Ходай рәхмәте, монысы әле дә үз кулымда йөри, әмма картайды инде - 4 елын хезмәт итә. Расланган документлары ике ел гына эшли, дип язылган, инде бер үк тыңлап тора күрсен иде, дим.

Аннан яшем җитеп телефоныма СИМ-картасын алдым. Ансыз берәүгә дә шалтыратып булмый. Кечкенә бер каты кисәк бүген синең бөтен мәгълүматыңны әйтеп бара. Исең китәрлек!

Ул СИМ-карта дигәнем бик үзенчәлекле хикмәт. Дустың дистә еллар шул бер номер белән йөрсә, кайберәүләрнекен гел дә алыштырырга туры килә. Әллә бәхет эше инде, миңа да өч айдан соң тынычлык бетте. Бер банктан көненә 20-шәр хәбәр ява башлады. Баштарак эшнең нидә икәнен аңышмый тордым. Кайчан акча алдым икән? Кемнән? Әллә счетка күчкәнме? Белмәссең. Аптырашта калдык. Курыктым. Түләтсәләр, Алла сакласын!

Мин әйтәм, ни була соң әле бу? Яңа гына номер алдым, инде акчалар агалар... Бер көнне хәтта 250 мең дә алганмын!

Соңрак кына тагын бер хәбәр килде. Баксаң, мин - Таһир исемле бер "абзый" икән дә, карта буенча хезмәт хакы алам икән. Ай-яй мин әйтәм, 250 не алсаң ярар иде ул!.. Әле аның СМСлары килү бер хәл, шул ук вакытта таныш булмаган номерлар да шалтыратырга тотындылар. Трубканы алу белән "Таһи-ир..." диләр. Тәмам үзәккә үткәч, берсе белән сөйләштем.

- Сез кемгә шалтыратасыз?

- Таһирне мөмкинме?

- Мин Таһир түгел! Ә сез кайсы якка шалтыратасыз соң?, - дигәч Татарстанның ерак бер район исеме яңгырады.

Би-ик күп шалтыратып эзләделәр бу Таһирне. СМСлар да тамакка утырды. Нишләргә белми аптырагач, килгән хатларны барлап утырам. Ай саен 50 меңгә якын акча алуын белгәч әллә ни гаҗәпләнмәдем, чөнки мин бу алхәбәрләргә ияләштем инде. Хәзер дә ис китми. Шул хатларның берсендә белешмә телефоннары бар иде, ике дә уйламыйча банкка шалтыраттым. Хәлемне аңлаттым. Алган беренче оператор минем зар буенча белмәгәч, икенче хезмәттәшенә кушты. Аңа да үз хәлемне аңлатам. Туйдым бит инде, дим. Ул да белмәгәч өченчесенә ялгады. Һай, мин әйтәм, бу юләргә дә аңлатасы була икән инде дип торган мәлдә, Ходай рәхмәте, аңлады булса кирәк, "Үз номеры бар, сезгә җибәрәм, шуңа СМС юллагыз әле", диде. Акча да ала, ди. Алса күпне алыр, дип бернинди дә СМС җибәрмәдем. Хатлары килсә килер, түзәрмен, шалтыратмасыннар гына иде, дип уйлап йөрдем. Шулай булды да. Хәзер би-ик сирәк шалтыраталар Таһирне эзләүчеләр.

Менә шундый хәлләргә тарыдым, кыскасы. Хәзер хат килсә укып та тормыйм, кемнән килгәнен беләм, шул ук вакытта шалтыратучыларны да номер буенча аерып кына җавап бирәм.

Дөрестән дә, СМСларның ниндиләре генә килми аның. Кредит, ссудалар да бирәләр, бүләкләр өләшәләр, товар саталар, һ.б. Халык бу рекламалардан туйгандыр инде.

Аннан бүген телефоннар да өч кенә төймәле шул, заманча. Аларына башым җитми, ияләшмәдем. Шушыларын бетереп атмасыннар, дип телим. Аннан ни хәл өйрәнергә кирәк? 6 яшьлек сеңлем кебек ценсорныйларга кызыксынуым бөтенләй юк, ул бик оста белә, уеннар уйный. Ә мин кабыза алмый тилмерәм. Телефоным гына үлмәсен, алайса билләре бетте инде, ашказаны да авыртадыр, юкса өч көн саен ашарга сорамас иде. Беренче еллардагы кебек көненә 100ләп СМСта яза алмыйм хәзер, туелган. Кызыгы калмаган.

Кирәк чакта, авыр мизгелләрдә телефоннар сынатмасын, һәммәбезне дә шатлыклы тавышлары, яңалыклары белән сөендереп торсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев