Әтнә таңы

Баллы торт рецепты

3 йомыркага 1 стакан (180 г) шикәр комы салып тугларга кирәк. Аерым кечкенә савытта 2 аш кашыгы балга 1 чәй калагы сода салып яхшылап болгатасы. Бал нинди булса да ак төскә керә. Ике массаны кушып болгаткач, 200 г акмай яки маргаринны эретеп өстисе. 3-3,5 стакан он кушып бик куе булмаган...

Реклама

Әйтергә кирәк: камыр сыек сыман тоелачак, әмма 20-30 минут суыткычта тоткач, кулга алып әвәләрлек хәлгә киләчәк. Барлыкка килгән массаны 8-9 өлешкә бүлеп пешерәм. Камырын пешерәсе калайга 3-4 мм калынлыкта, хәтта үтә күренмәле итеп кул белән генә җәяргә. Тигез пешсен өчен чәнечке белән тишкәләп чыгарга. Йөзе килгәнче пешереп аласы. Камырыгыз суыткычта торсын. Коржиклар бераз суынгач, крем буяп, бизәп, суыткычка куегыз. 2-3 сәгатьтән әзер була. Өстенә мәк сибәргә мөмкин.

Кремы да бик җайлы: ярты литр куе сметанага ярты стакан шикәр комы салып яхшылап күпертәсе.

Баллырак яратучылар бер-ике катламга берәр төрле джем яки куе кайнатма сала ала. Тәмле булсын!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: