Әтнә таңы

Бавырсак пешерү серләре "Әтнә таңы"

Бавырсак пешерүнең беренче сере: камыр ясар өчен йомыркаларны туңдыру мәҗбүри. Әйтик, зур табынга түгел, ә үзеңә 1-2 килограмм бавырсак пешерү өчен камырны биш йомыркага басу җитә. Йомырканы туңдырсаң - камыр уңа диләр. Кыш көне аларны тышта, җәен суыткычта туңдырырга мөмкин. Шулай итеп, туңган биш йомырканың кабыгын әрчеп, бүлмә температурасында эретергә...

Бавырсак пешерүнең беренче сере: камыр ясар өчен йомыркаларны туңдыру мәҗбүри. Әйтик, зур табынга түгел, ә үзеңә 1-2 килограмм бавырсак пешерү өчен камырны биш йомыркага басу җитә. Йомырканы туңдырсаң - камыр уңа диләр. Кыш көне аларны тышта, җәен суыткычта туңдырырга мөмкин.

Шулай итеп, туңган биш йомырканың кабыгын әрчеп, бүлмә температурасында эретергә кирәк. Аннары алар өстенә 2 аш кашыгы үсемлек мае, бер чеметеп тоз, чеметеп кенә чәй содасы, 1 чәй кашыгы шикәр комы салып, яхшылап болгатасың. Шушы массага он кушып, сыек кына камыр ясыйсың. Ул - коймак камырыннан куерак, токмач камырыннан йомшаграк булырга тиеш. Аннан тактага бушатып, аңа әз-әз генә он куша-куша камырны үзләндерәсең. Камыр әзер булгач, аны бишкә бүлеп, һәр кисәкне куллар белән тактада әвәли-әвәли озынча таяк рәвешендә сузасың. Шушы озынча камырларны һәркайсын пычак белән 2-3 сантиметр зурлыкта, ромб рәвешендә кыеклап кисәкләргә кисәсең.

Бавырсак пешерүнең икенче сере: камыр пешәсе майга су салырга кирәк. Су - бавырсакларны күпертү һәм пешерү өчен кирәк. Иң элек киң зур тимер савытка (эмаль савыт ярамый) салкын үсемлек мае, алдан аерым савытта эретелгән туңмай белән бер стакан салкын су салып болгатасың. Барсын бергә кушасың. Бавырсак пешәсе май салкын булырга тиеш. Савыт төбенә, сыйган кадәр, чи бавырсак кисәкләрен тезәсең дә, аны тулы көченә янып торган газ плитәсенә утыртасың. Май җылына башлагач, бавырсаклар төпкә ябышмасын өчен савытны әкрен генә селкеткәлисең.

Реклама

Шунысына басым ясарга кирәк, бавырсак әзерләүнең иң авыры камыр ясауда түгел, ә аны пешерүдә. Май кайнап чыккач, бавырсакларны әкренләп болгатып торырга кирәк. 2-3 сантиметр зурлыктагы камыр кисәкләре синең күз алдыңда күпереп, 7-8 сантиметрга җитә. Су кайнап беткәч, алар савытта калган майда кызара башлый. "Бавырсакның пешкәнме-юкмы икәнен белү өчен аның берсен майдан алып, читкә алып куясың. Әгәр дә бавырсак шиңә икән, ул әле пешеп җитмәгән дигән сүз", - дип аңлатты әбием.

Билгеле инде, бер савытка әлләни күп камыр сыйдырып булмый. Шуңа күрә чи бавырсакларны шулай бер-бер артлы пешерергә туры килә. Пешкәннәрен майдан саркыту өчен дуршлагка яисә кәгазьгә бушата барасың. Һәр пешергәндә дә камырны суытылган (!) майга салырга кирәк.

Викитаптан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: