Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белгеч үпкәләр зарарлануны аңлата торган беренче билгеләрне атады

Пульмонолог бу сиптомнар беленүгә үк табибка күренергә кирәклеген әйтте.

Белгеч үпкәләр чире башлануын аңлата торган төп билгеләрне атады. Әлеге симптомнар булган очракта, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хакта врач-пульмонолог Сергей Пурясовка сылтама белән «Известия» газетасы хәбәр итә. 

Сергей Пурясов сүзләренчә, сулыш алу кыенлашу, ютәл, тән температурасы күтәрелү һәм какырык барлыкка килү кешене сагайтырга тиеш. Иң беренче чиратта, даими рәвештә тын бетүдән интегүчеләрнең хәле кыенлаша.

«Алар үпкә авыруы вакытында тын бетү башка төрле икәнен яхшы белән. Әгәр ул озак еллар буена физик йөкләнеш вакытында сулыш кысылудан интексә, ә хәзер сулыш алу бөтенләй башкача кыенлашса, ул шундук чаң сугачак. Кешегә кисәк кенә һава җитми башлый, бу бик кискен була. Бу кеше шунда ук табибка йөгерәчәк», — ди Сергей Пурясов. 

Пурясов бу симптомнарны игътибарсыз калдырырга ярамавын кисәтте, юкса бу дәвалауны шактый катлауландырырга мөмкин, диде ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/25-09-2020/belgech-pk-l-r-zararlanuny-a-lata-torgan-berenche-bilgel-rne-atady-5774177

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев