Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең Алия бит ул

Республикабызда да билгеле шәхес районыбызның сәнгать мәктәбе директоры. Шуңа өстәп, "Ак калфак" татар хатын-кызларының район иҗтимагый бүлекчәсен җитәкләүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дә Алия Абдуллина. Алия - Түбән Шашы авылы кызы. Тырыш, уңган, булган. Кайчакта кырыс, таләпчән күренергә тырышса да, сөйкемлелеге, без, укытучыларга җылылыгы, саф күңеле елмаюында ачыла да китә....

Республикабызда да билгеле шәхес районыбызның сәнгать мәктәбе директоры. Шуңа өстәп, "Ак калфак" татар хатын-кызларының район иҗтимагый бүлекчәсен җитәкләүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дә Алия Абдуллина.
Алия - Түбән Шашы авылы кызы. Тырыш, уңган, булган. Кайчакта кырыс, таләпчән күренергә тырышса да, сөйкемлелеге, без, укытучыларга җылылыгы, саф күңеле елмаюында ачыла да китә. Горур күтәрелгән баш, төз арка. Шуңадыр без аны патшабикәләргә ошатабыз. Киенү рәвеше дә үзенә генә хас. Шуңа күрә аны ерактан ук танып була. Директор буларак, безгә кисәтү ясаганда ул бик тыныч, тавышын күтәрми генә әйтәсен әйтә, аңлата белә. Алияне шулай итеп әнисе Раилә ханым һәм әтисе Ринат әфәнде тәрбияләгән. Әнисе лаеклы ялга киткәнче балалар бакчасында тәрбияче хезмәтен башкарган. Кызларының максатчан булуында да аларның өлеше бик зур. Шулай булмаса, "Ал чәчәк" балалар бию коллективын бөтен Рәсәйгә, хәтта Белоруссиягә хәтле таныта алыр идеме?!
Алия булганда без, укытучылар, балаларга белем бирү өстенә бөтен Рәсәй, республикакүләм, төбәкара конкурсларда да катнашырга вакыт табабыз. Җиңүләр җиңелләрдән генә бирелми, аның да үз кыенлыклары бар. Финанс, транспорт мәсьәләсе дисеңме, барысына да өлгерә диген, әле бит аның үз гаиләсе, үз тормышы Өйдә сагынып торучы яраткан ире Марсель, газиз улы Адель бар.
Әле күптән түгел генә аңа "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән исем бирелде. Сәнгать мәктәбе укытучылар коллективы аның бу исемгә лаек булуына ихластан сөенәбез. Горурланабыз. Бу исемгә лаек булып, яңадан-яңа җиңүләр яуларга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев