Безнең җавап
Бу дөньяда барча кешеләргә Рәхимле һәм шәфкатьле булган, Бик куәтле һәм акыл иясе Бөек Аллаһ исеме белән! Дәрәҗәдә бик олуг һәм бөек, Юк аның тиңдәше, иптәше, Барлыгына дәлил булып тора Аллаһның һәр сүзе, һәр эше. Ул мәңге бар, мәңге булачак, Башлангычы юктыр һәм ахыры. Тотмый Аны ару-талу, йокы, Җир-күкләр, бар...
Бу дөньяда барча кешеләргә
Рәхимле һәм шәфкатьле булган,
Бик куәтле һәм акыл иясе
Бөек Аллаһ исеме белән!
Дәрәҗәдә бик олуг һәм бөек,
Юк аның тиңдәше, иптәше,
Барлыгына дәлил булып тора
Аллаһның һәр сүзе, һәр эше.
Ул мәңге бар, мәңге булачак,
Башлангычы юктыр һәм ахыры.
Тотмый Аны ару-талу, йокы,
Җир-күкләр, бар нәрсә Аныкы!
Ул тумаган, тудырмаган,
Охшамаган һичбер мәхлукка.
Бул, диюе белән бар итә,
Тели икән чыгара юкка.
Ул һәрвакыт тере һәм уяу,
Беркемгә кичерми ихтыяҗ.
Бер Аллаһка гына чын мактау!
Бар тереклек Аңарга мохтаҗ.
Ул акыл иясе, күрсәтә,
Коръән сүзләренең хаклыгын:
Кешеләргә мөмкин түгел белү
Аллаһ белдергәннән артыгын!
Һәрбер терек һәм терек булмаган
Баш ияләр Аңарга карап.
Фәлсәфәнең иң төп соравына
Бу иң дөрес һәм дәлилле җавап!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев