Шигърият тег белән яңалыклар
-
Безнең җавап
Бу дөньяда барча кешеләргә Рәхимле һәм шәфкатьле булган, Бик куәтле һәм акыл иясе Бөек Аллаһ исеме белән! Дәрәҗәдә бик олуг һәм бөек, Юк аның тиңдәше, иптәше, Барлыгына дәлил булып тора Аллаһның һәр сүзе, һәр эше. Ул мәңге бар, мәңге булачак, Башлангычы юктыр һәм ахыры. Тотмый Аны ару-талу, йокы, Җир-күкләр, бар...
-
Ә мин...синеке!
"Яратам, яратам",- дидем, Сизмәдең. Көн дә синең күзләреңне Эзләдем. Җырларым да элеккечә Җырланмый. Күңел бары сине уйлый- Тыңламый! Аңламый ул матур җәйләр Үткәнен. Гомерләрнең көз көннәре Җиткәнен! Күңел кояшым булдың син, Бул инде! Хыяллар чынга ашмады, Соң инде! Тик шулай да син барыбер Минеке! Ә мин... мин мәңгегә Синеке!
-
Хак юлда бул!
Газинур Нигъмәтҗановның шигырьләре бай эчтәлекле. Әле күптән түгел генә Татарстанның Диния Назәрате оештырган "Таян Аллага!" конкурсының "Шигърият" номинациясендә III урынга лаек булды. Үрнәк мөселман Туган ягы - гарәп җире, Иң бәрәкәтле төштә. Ул әтисеннән өйрәнгән Һәрбер файдалы эшкә. Яшьтән белемгә омтылган, Тырыш булган һәрьяктан. Ун яшендә Коръән-хафиз, Белгән, укыган яттан!...
-
Хыялдагы дәүләт
...Дөнья көннәрен әнә шулай әйләндерәбез бер көнне сезнең файдагызга, икенче көнне кяферләр файдасына... (Коръән, 3-140) Тарихларда калган бер дәүләт ул, Һич еракта түгел, якында. Озакламый, торгызыла дигән Сүзләр йөри аның хакында. Анда яши күптөрле халыклар, Бер хәлиф канаты астында. Җәмгыятьтә - бар да буйсынучы, Хакимият - Аллаһ кулында! Ислам дине...
-
Юксыну
Иске Җогыпта яшәп иҗат итүче Гомәр Шакиров әледән-әле күңелле мәкаләләр, хикәяләр язып сөендерә. Шигырьләр җыентыгы аерым китап булып дөнья күрде. Үз хәбәрчебезнең яңа шигырьләре белән таныш булыгыз.