Хыялдагы дәүләт
...Дөнья көннәрен әнә шулай әйләндерәбез бер көнне сезнең файдагызга, икенче көнне кяферләр файдасына... (Коръән, 3-140) Тарихларда калган бер дәүләт ул, Һич еракта түгел, якында. Озакламый, торгызыла дигән Сүзләр йөри аның хакында. Анда яши күптөрле халыклар, Бер хәлиф канаты астында. Җәмгыятьтә - бар да буйсынучы, Хакимият - Аллаһ кулында! Ислам дине...
...Дөнья көннәрен әнә шулай әйләндерәбез бер көнне сезнең файдагызга, икенче көнне кяферләр файдасына... (Коръән, 3-140)
Тарихларда калган бер дәүләт ул,
Һич еракта түгел, якында.
Озакламый, торгызыла дигән
Сүзләр йөри аның хакында.
Анда яши күптөрле халыклар,
Бер хәлиф канаты астында.
Җәмгыятьтә - бар да буйсынучы,
Хакимият - Аллаһ кулында!
Ислам дине белән берләшкәннәр,
Һәр милләт үзара дус, туган.
Анда йөри Коръән хөкемнәре,
Беркайчан да үзгәрми торган!
Анда юк мәхлукка баш ию,
Мәхлукка баш ию - ул гөнаһ.
Мөселман өммәте телендә
Бер Аллаһ, бары тик бер Аллаһ!
Төп закон - шәригать законы,
Алланың нигъмәте, бүләге,
Яшәештә маяк булып тора
Мөхәммәт Пәйгамбәр үрнәге!
Ул җирдә урын юк рибага,
Урлашу, зинага, ялганга.
Аларның җәзасы бик кырыс,
Бик кырыс, Аллаһтан булганга!
Анда юк хөсетлек, саранлык,
Һәркемнең нияте яхшыда -
Аллаһ җәннәтенә өметләнеп,
Изгелек эшләргә ашыга.
Җитәкче - халыкка хезмәттә,
Ул илдә урын юк ришвәткә.
Манарадан азан яңгырауга,
Намазга басалар бер рәткә.
Ул дәүләт булганда, явызлар
Баш калкыта алмый гомер дә.
Берәүнең дә кыюлыгы җитмәс
Кеше рәнҗетергә бу Җирдә.
Аларда тынычлык һәм муллык,
Халкының җаны шат, күңеле шат.
Гаделлек өстенлек иткән ил
Ул - ислам дәүләте - Халифат!
Тарихларда калган бер дәүләт ул,
Һич еракта түгел, якында.
Озакламый торгызыла, дигән,
Сүзләр йөри аның хакында.
Аллаһыга каршы барып булмый,
Әгәр Ул теләсә, боерса.
Бу дөнья, әйтерсең, куласа,
Бер өскә күтәрә, бер баса.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев