Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хак юлда бул!

Газинур Нигъмәтҗановның шигырьләре бай эчтәлекле. Әле күптән түгел генә Татарстанның Диния Назәрате оештырган "Таян Аллага!" конкурсының "Шигърият" номинациясендә III урынга лаек булды. Үрнәк мөселман Туган ягы - гарәп җире, Иң бәрәкәтле төштә. Ул әтисеннән өйрәнгән Һәрбер файдалы эшкә. Яшьтән белемгә омтылган, Тырыш булган һәрьяктан. Ун яшендә Коръән-хафиз, Белгән, укыган яттан!...

Газинур Нигъмәтҗановның шигырьләре бай эчтәлекле. Әле күптән түгел генә Татарстанның Диния Назәрате оештырган "Таян Аллага!" конкурсының "Шигърият" номинациясендә III урынга лаек булды.

Үрнәк мөселман

Туган ягы - гарәп җире,

Иң бәрәкәтле төштә.

Ул әтисеннән өйрәнгән

Һәрбер файдалы эшкә.

Яшьтән белемгә омтылган,

Тырыш булган һәрьяктан.

Ун яшендә Коръән-хафиз,

Белгән, укыган яттан!

Буш сүз, күңел ачуларга

Исраф итми вакытын,

Тирәнтен өйрәнә динне,

Пәйгамбәрләр тарихын.

Үз мәнфәгатьләре өчен

Яраклаштырмый динен,

Коръән - сөннәткә таяна

Әйткәндә һәрбер сүзен!

Шәригать законнарының

Нечкәлекләрен белгән,

Кешеләрне хөкем итсә,

Иткән гаделлек белән!

Борчылып өммәте өчен,

Риза булалмый шуңа:

Җәмгыятьтә киң таралган

Бидгать, ширек һәм зина.

Бар гомрен багышлаган ул

Дин юлына итеп иҗтихад,

Хак юлдан авышканнарга

Башлаган бөек җиһад.

Аны ислам дөньясында

Искә алалар мак"тап.

Аллаһ берүк аннан риза булсын,

Ул - Ибне Габдел-Ваһһаб!

Биш вакыт намазны калдырма

Чын күңелемнән шаһитлек итәм мин,

Аллаһ Бер һәм дөрестән дә Бар!

Ә Мөхәммәт Аның ихлас колы,

Безнең өчен ул - хак Пәйгамбәр.

Дөнья малы аны кызыктырмый,

Иң мөһиме аның өчен - дин.

Тоткан юлы - Изге Коръән юлы,

Барчабызга да үрнәк мөэмин.

Ирек бирелгәндә нәфескә,

Мөмкинме үзгәрү, уяну?

Ышанычлы юл бары бер генә,

Бу - фәкать Коръәнгә таяну!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигърият