16 июль 2014 яңалыклары
-
Әтнә районы рейтингта һаман беренче!
Әтнә районы элеккечә үк, сөт җитештерү һәм сату рейтингының беренче баскычында бара.
-
Пенсиясез калмыйм дисәң...
Җирле Пенсия Фонды бүлеге эш стажлары конвертациягә кермәүчеләрне ачыклап, уведомление- хәбәр җибәргән. Пенсия Фонды бүлегенә килүләрен сорыйлар. Ачыклавыбызча, андыйларның саны 300гә якын икән. Әйтүләренчә, бер генә мәгълүматлары да юк... Вакытында килеп теркәлмәсәләр, пенсиясез калалар, күрәсең...
-
Әтнәдә электрон юл белән язылышучылар арта
ЗАГС бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, август аенда язылышырга теләп электрон гариза юллаучылар күбәйгән. "Инде 20дән артты", - дип хәбәр иттеләр. Әле июль аеның яртысы гына узды. Бөтен июнь аенда интернет аша гариза бирүчеләр саны 15тән артмаган. Моның сәбәбе Рамазан белән дә бәйле күрәсең. Дөрес, бу көннәрдә дә язылышучылар бар, тик...
-
Хак юлда бул!
Газинур Нигъмәтҗановның шигырьләре бай эчтәлекле. Әле күптән түгел генә Татарстанның Диния Назәрате оештырган "Таян Аллага!" конкурсының "Шигърият" номинациясендә III урынга лаек булды. Үрнәк мөселман Туган ягы - гарәп җире, Иң бәрәкәтле төштә. Ул әтисеннән өйрәнгән Һәрбер файдалы эшкә. Яшьтән белемгә омтылган, Тырыш булган һәрьяктан. Ун яшендә Коръән-хафиз, Белгән, укыган яттан!...
-
Сорауларыма җавап таба алмыйм
Хөрмәтле "Әтнә таңы" газетасы хезмәткәрләре! Сезнең һәркайсыгызга да сәламәтлек, хезмәтегездә уңышларга ирешүегезне теләп калам.
-
Канлы үлән кулланырга куша
Армиядә бер ел хезмәт иткәч, санчастькә яткырдылар: башым әйләнә башлады. Медицина хезмәте лейтенанты Кузьменко үзәк госпитальгә тикшеренергә үк җибәрергә теләгән иде.