Канлы үлән кулланырга куша
Армиядә бер ел хезмәт иткәч, санчастькә яткырдылар: башым әйләнә башлады. Медицина хезмәте лейтенанты Кузьменко үзәк госпитальгә тикшеренергә үк җибәрергә теләгән иде.
Авыру үзен сиздермәгәч, частькә кире кайттым. Тик "пьяная походка" дигәне бетмәде. Стройда барганда да уңга-сулга чайкый иде. Соңрак, армия хезмәтеннән кайткач, башыма операция булды. "Радиация нәтиҗәсенә охшаган", - дип нәтиҗә ясады профессор Ефим Шульман. Армиядә бергә хезмәт иткән дус егетнең дә башы авыртып вафат булуын ишеткәч, бу фикерем ныгыды. Ракета гаскәрләрендә хезмәт иттек, "МАЗ" машинасындагы урта ераклыкка оча торган ракета өстенә менеп фотога төшүләр әле дә истә.
Әни бик борчылды. "Улым, операциядән соң канлы үлән (чистотел) дигән үлән кулланырга кирәк икән", - дип еш кабатлады. Вафат булгач, гүргә әнине үзем иңдердем. Ни хикмәт, битендәге яулыгы ачылып китеп, йөзе миңа таба борылды... Телсез калдым. Ә ул нәкъ кичәгедәй миңа карап ята... Озак еллар бу хакта берәүгә дә әйтмәдем. Әйтсәм, теләсә-нинди фикер туа башлар, гайбәт сүзләр йөри башлар дип уйладым. Әниемне июль ае башында җирләдек. Август урталарында бакчабызда моңарчы бездә бер дә күренмәгән канлы үлән пәйда булды. Кечкенә улымның борын астында барлыкка килгән сөялен шуның белән көйдердек.
Зиратка баргалап, әнием каберен караштыргалап йөрдем. Шунда күзем кабер өстендә чәчәк атып утыручы таныш үләннәргә төште. Мөгаен, әнием, вафатыннан соң да: "Улым, канлы үлән куллан", - дип әйтергә тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев